Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АРТЫК КАЙГЫРТУЧАНЛЫК НӘРСӘГӘ КИТЕРӘ?

Кайгыртучанлык, әлбәттә, күркәм сыйфат. Якыннарыбызның игътибарлы булуын кайсыбыз теләми икән? Әмма “чамадан тыш” дигән төшенчә бар. Артыкка китсә, кайгырту да зыянлы булырга мөмкин, ди белгечләр. Бигрәк тә балалар өчен.

Мондый “арттырып җибәрү” (урысча әйткәндә, гиперопека) баланы үз гамәлләре өчен җавап бирә алырдай мөстәкыйль шәхес итеп тәрбияләргә комачаулый, имеш...
Гиперопека, ягъни артык кайгыртучанлык күрсәтү күбрәк әниләргә хас, ди белгечләр. Сәбәпләр төрле. Ананың балачагында күңелсез хәлләргә тарыган яисә яшьлегендә баласын югалткан булуы ихтимал. Кайбер хатын-кыз бернинди уңышка ирешми, шуңа ул яшәү мәгънәсен һичьюгы әйбәт әни булуда күрә. Ир белән хатын аерылышкан очракта да, күп әни балага суга батучы саламга тотынган кебек ябыша. Ананың шундый ук тормышта (ягъни гел кемнеңдер канат астында) үскән булуы да мөмкин.
Бала өчен даими курку әни кешедә психологик проблемалар барлыгын күрсәтә. Һәм бу очракта профессиональ ярдәм күрсәтелсә яхшы. Бу бала өчен генә түгел, ананың үзе (сәламәтлеге, тынычлыгы) өчен дә мөһим. Әти-әни сабыена ышаныч һәм хөрмәт хисе белән карарга өйрәнсә генә, гаиләдә аһәңле, рәхәт мөнәсәбәт урнаша.
Ата-ана баланы, әлбәттә, якларга тиеш. Әмма аны бөтен нәрсәдән саклап калып булмаячагын да үз вакытында аңларга кирәк.
Ризидә ГАСЫЙМОВА әзерләде.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев