Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һава температурасы 8 градуска кадәр түбән төшә

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 13 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көн дәвамында бүген вакыт-вакыт кар һәм юеш кар яву ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда - бозлавык. Узган төндә төшкән томан иртән дә саклана, күз күреме 500 метрдан да кимрәк...

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 13 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Көн дәвамында бүген вакыт-вакыт кар һәм юеш кар яву ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда - бозлавык. Узган төндә төшкән томан иртән дә саклана, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.

Татарстанда уртача һава температурасы 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. Иң салкын температура республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында көтелә.

Сабада шулай ук болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелә. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 2 градус салкыннан 4 градуска кадәр салкын булачак.

14 ноябрьгә каршы төндә сизелерлек суыта - һава температурасы 8 градуска кадәр түбән төшә. Кар ява, юлларда бозлавык хасил була.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев