Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һава торышы көйсезләнә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе соңгы берничә көн эчендә чираттагы тапкыр шундый кисәтү белән чыкты.

Синоптиклар фаразлавынча, төнлә һәм иртәгә, 23 июльдә, көндез республикада урыны белән яшен һәм кыска вакытлы көчле җил көтелә. Яшен вакытында көньяк-көнчыгыш тарафтан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (Казанда - 15-18) җитү ихтималы бар.

Ә ул арада Татарстанда берничә көн дәвамында күк йөзен каплап алган томанлы һава Казанда тагын да көчәйде. Синоптиклар моны Себер урманнарындагы янгын белән бәйләп аңлата. Һаваны әлеге томаннан якын көннәрдә көтелгән яшенле яңгырлар чистартырга тиеш, ди алар.


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев