Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җаваплар сатылмый

28 майда БДИ башлана. Мәктәптә юньләп укы­маганнарның терсәк теш­ләр, баш кашыр вакыты җитте. Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов имтихан алдыннан тагын бер тапкыр чыгарылыш укучыларын бары үз белемнәренә генә таянырга чакыра. Психолог­лар исә яхшыга өметлә­нергә киңәш итә.

Күптән түгел “Җәмгыять белеме” фонды уздырган сораштыруда катнашу­чы­ларның күбесе, БДИ белем сыйфатын гадел бәяләми, дип җавап биргән. Халык­ның 73 проценты – БДИга каршы, бары 14 проценты гына бу төр сынауны хуп­лый. Калганнары икеләнеп калган. Илдә имтиханнан баш тартырга җыенган кеше юк. Шуңа күрә сынауны барлык кимчелекләре бе­лән кабул итәргә генә кала.


”Интернеттагы, БДИ җа­вапларын сатам, дигән бел­дерүләргә ышанмагыз! Болар – социаль челтәрләрдә ял­ган юл белән акча эшләргә теләүчеләр. Җавапларны бер­ничек тә сатып алып булмый”, – дип белдергән иде имтиханнарга багышлап уз­дырылган “кайнар элемтә”­дә Сергей Кравцов. Аның әйтүенчә, мәгълүматларны “читкә чыгаруга” юл куел­мая­чак. Шпаргалка, телефон, колакчын, “акыллы” сә­гать­ләр белән дә керергә ярамый. Рөхсәт ителмәгән әй­бер алып керүчеләрне им­ти­ханнан куып чыга­ра­чак­лар. Ә бу инде – вуз белән бер елга саубуллашу дигән сүз.


Илдә әлеге сынау 730 мең укучының башыннан үтәчәк. Быелгы имтиханнарда әллә ни үзгәрешләр юк. Бары имтихан материалларын ауди­торияләрдә чыгару гына яңалык булып тора. Яңа тех­нологияләр бланклар җит­мәү проблемасын да хәл итәргә булышачак. Шул ук вакытта укучыларга кәгазь, принтер алып ки­лергә кушучы укытучылар да бар икән. Бу очракта аларның гозерен тыңламас­ка кирәк. Сергей Кравцов барлык мәктәпләр дә кирәк­ле җиһазлар белән тәэмин ителгән дип ышандыра.


Имтиханнарны узган ел үз башыннан кичергән Артур Барматунов чыгарылыш укучыларына берничә киңәш бирә. “Берничә көн кала сынауга әзерләнмичә, тынычлап ял итү яхшырак. Баш мие­нә дә ял кирәк. Тынычландыра торган дарулар эчә күр­мәгез! Аның бернинди файдасы да юк. БДИ – әйбер тү­гел, аны бары камилләш­те­рергә генә кирәк. Укытучылар, әти-әниләр дә укучыларны, имтихан бирә алмыйсың дип, куркытмасын иде. Ул очракта кеше үзенә ышанмый башлый”, – ди икътисадчы белгечлеген үзләштерүче егет.


25 май көнне 9 нчы сыйныф укучылары чит телдән беренче сынау тапшырды да инде. 2419 кеше – инглиз, 28е – немец, 23е француз телен сайлаган. Тугызынчылар барлыгы дүрт имтихан тапшыра.

 

БДИ тапшыру көннәре:


28 май – информатика, география;
30 май – математика (база өлеше);
1 июнь – математика (профиль өлеше);
4 июнь – химия, тарих;
6 июнь –рус теле;
9 июнь – чит телләр;
13 июнь – чит телләр (телдән сөйләм);
14 июнь – җәмгыять белеме;
18 июнь – биология, чит телләрдән язма эш;
20 июнь – физика, рус әдәбияты;
22 июньнән 2 июльгә кадәр – өстәмә көннәр.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев