Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Август ае да эссе булачакмы?

Күпьеллык күзәтүләр Татарстанда кышын да, җәен дә уртача һава температурасы сизелерлек күтәрелә баруын күрсәтә, ди синоптиклар. Быелгы җәй дә гадәттәгедән кызурак булды: үтеп киткән июль аенда һәм хәзер августта да уртача температура климатик нормалардан 6-7 градуска югарырак. Татарстанның Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең метеорология фаразлары бүлеге башлыгы Ирина Трущина...

Күпьеллык күзәтүләр Татарстанда кышын да, җәен дә уртача һава температурасы сизелерлек күтәрелә баруын күрсәтә, ди синоптиклар. Быелгы җәй дә гадәттәгедән кызурак булды: үтеп киткән июль аенда һәм хәзер августта да уртача температура климатик нормалардан 6-7 градуска югарырак.

Татарстанның Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең метеорология фаразлары бүлеге башлыгы Ирина Трущина сүзләренчә, соңгы елларда җәйнең сирәк булса да быелгы кебек кызу килгәне бар, кимендә аларның елъязмасында шундый өч ел теркәлгән. "Әмма вәзгыятьне 2010 елгы корылык белән чагыштырырлык түгел инде. Ул чакта һава температурасы 40 градуска кадәр күтәрелде, апрельдән августка кадәр яңгырлар яумады, дүрт ай дәвамында явым-төшем нормадан 25 проценттан артмады. Ә быелгы җәйгә уртача 32-34 градус эсселек хас", - дип искә төшерә Ирина Трущина.
"5 августтан температура акрынлап төшә башлаячак. Ләкин бу әле суыта дигән сүз түгел, тиздән эсселек дилбегәне бераз бушайта төшсә дә, август аенда температура нормадан югарырак сакланачак. 5-7 августта 25-30 градус җылылык фаразлана. Термометр баганасындагы күрсәткечләр 8-9 августта тагын берничә градуска кимергә мөмкин", - ди Ирина Трущина.
- Безнең идарәнең 1 тәүлеккә төзегән һава торышы фаразлары Татарстан буенча - 98 процентка туры килә, Казан буенча - 94 процентка. 2-3 тәүлеккә фаразлар 95 процентка дөрес була, болар - безнең эшне бәяләүче яхшы күрсәткечләр, - дип белдерә Гидрометеорология идарәсе вәкиле.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хезмәткәрләрен иң борчыганы - мәгълүмат чыганакларында еш кына бернинди фәнни-гамәли тикшеренүләргә нигезләнмәгән фаразларның таралуы. "Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары һава торышы фаразларын интернеттагы ачык чыганакларга таянып кына бирә. Нәтиҗәдә, алар дөреслеккә туры килмәгән очракта халык синоптикларга кырын карый башлый. Мәгълүмат таратканда, Татарстанда махсус җиһазлар һәм җайланмаларның күрсәтмәләренә таянып эшләүче тәҗрибәле белгечләр төзегән фаразларга колак салырга кирәк. Мобиль җайланмалардагы һава торышын күрсәтүче популяр программалар да һава торышының начарлануы, боз яву, шторм куркынычы кебек мөһим кисәтүләрне ясарга сәләтле түгел", - ди Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе башлыгы Феликс Гоголь.
Феликс Гоголь сүзләренчә, идарә бөтен кирәкле заманча метеорологик комплекслар белән җиһазландырылган. Мәгълүм булганча, биредә белгечләр һава торышын гына түгел, авыл хуҗалыгы җирләренең дымлылыгын, сулыкларның һәм сулаган һаваның чисталыгын да даими тикшереп тора. Әлеге мәгълүматлар дәүләт структуралары, экология, транспорт, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы, гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына юллана, шулай ук шәхси оешма һәм предприятиеләрнең ихтыяҗлары буенча да җитди эш алып барыла.
"Татарстанда автоматлаштырылган метеорологик комплексларны яңарту 2010 елдан башланды. Гидрология комплексы да хәзер өр-яңа, тулысынча автоматлаштырылган. 2017 елда бәясе 250 мең долларны тәшкил иткән агрометерологик комплекс урнаштыру планлаштырыла. Федераль бюджет акчасына аның белән Россиянең өч төбәге тәэмин ителәчәк. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән төбәк буларак, аның әһәмияте Татарстанга зур булачак", - ди Феликс Гоголь.
Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев