Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Август аена йолдызлар фаразы

2016 елның август ае күпләргә уңай хис-кичерешләр бүләк итәчәк. Җәй ахырына якынлашканда, кайберәүләр тормышларын үзгәртергә омтылыр, яхшы нәтиҗәләргә ирешер. Сәламәтлеккә аерым игътибар бирергә тырышыгыз. Көчсез иммунитетлы кешеләр август аенда салкын тидерергә мөмкин. Календарьдә август булса да, көзге һава торышы үзен сиздерер. Кучкар. Кучкарларга эштә бик игътибарлы булырга киңәш ителә. Югыйсә...

2016 елның август ае күпләргә уңай хис-кичерешләр бүләк итәчәк. Җәй ахырына якынлашканда, кайберәүләр тормышларын үзгәртергә омтылыр, яхшы нәтиҗәләргә ирешер. Сәламәтлеккә аерым игътибар бирергә тырышыгыз. Көчсез иммунитетлы кешеләр август аенда салкын тидерергә мөмкин. Календарьдә август булса да, көзге һава торышы үзен сиздерер.


Кучкар. Кучкарларга эштә бик игътибарлы булырга киңәш ителә. Югыйсә күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Мәхәббәт өлкәсендә үзегезне иркенрәк тотарга өйрәнегез. Тормышыгыз да ямьләнеп китәр, яңа танышлар да барлыкка килер. Салкын тидерүдән сакланыгыз, август ахырында су коенырга бармагыз. Уңышлы көннәр: 4 август, 11 август, 20 август, 30 август.


Үгезбозау. Бу ай сезнең өчен финанс өлкәсендә бик үк уңышлы булмас. Шуңа күрә яңа планнар корырга ашыкмагыз. Аның каравы Үгезбозаулар август аенда баш-аягы белән гашыйк булырга мөмкин. Иң мөһиме: аны каяндыр эзләп йөрмәгез, насыйп яр үзе сезне эзләп табачак. Гаиләле Үгезбозауларга балалары белән зоопарк яки паркка барырга киңәш ителә. Уңышлы көннәр: 1 август, 10 август, 18 август, 22 август.


Игезәкләр. Эштә кыскарту яки башка өлкәгә эшкә урнашу көтелә. Шулай да акча мәсьәләсендә кыенлыклар булмас. Август аенда йолдызлар кызыклы танышу вәгъдә итә. Бу очрашу мәхәббәткә әверелергә дә мөмкин. Гаиләле Игезәкләрнең тормыш иптәшләре белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса, бу вәзгыятьне хәл итәргә балалар ярдәм итәчәк. Уңышлы көннәр: 5 август, 9 август, 14 август, 25 август.


Кысла. Кыслаларга бу айда акчаны кысып тотарга, кирәк-яракка гына туздырырга киңәш ителә. Мәдәни чараларда актив катнашырсыз. Август аенда бик күп уңай кичерешләр, тәэсирләр көтелә. Гаиләле Кыслалар ремонт башлар, көнкүреш мәсьәләләрне хәл итүгә керешер. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз! Уңышлы көннәр: 2 август, 13 август, 25 август, 27 август.


Арыслан. Дәрәҗәле кешеләрнең киңәшенә колак салсагыз, уңыш та үзен озак көттермәс, бәхет тә "елмаер". Акчаны санап кына тотыгыз, бурычка керергә туры килмәгәе. Мәхәббәт өлкәсендә яңалыклар көтелми, бар да тыныч булачак. Депрессиягә бирелмәс өчен үзегезне кулда тотыгыз, яхшы кәефтә булыгыз! Уңышлы көннәр: 4 август, 15 август, 19 август, 20 август.


Кыз. Эшчәнлеккә бәйле кызыклы тәкъдимнәр көтелә. Әмма риза булганчы, мең кат уйлагыз. Борынгылар: "Җиде кат үлчә, бер кат кис", - дип юкка гына әйтмәгән. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, сезне тормышыгыздагы иң матур чорларның берсе көтә. Үзегездән кечерәкләр киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Иртән яхшы кәефтә булу өчен, кич белән иртәрәк ятыгыз. Уңышлы көннәр: 3 август, 12 август, 20 август, 31 август.


Үлчәү. Август аенда отпуск алмагансыз икән, тырышып эшләргә туры киләчәк. Ни гаҗәп, сезне бу бары тик сөендерәчәк кенә. Ай ахырында сөйгәнегез белән сәяхәткә барып кайтыгыз. Ялгыз Үлчәүләрне яңа танышулар көтә, ахыры хәтта туй белән тәмамланырга мөмкин. Үзгәрешләрдән курыкмагыз. Образ һәм яңа стиль турында да уйларга кирәк. Уңышлы көннәр: 10 август, 13 август, 24 август, 29 август.


Чаян. Эштәге хезмәттәшләрегез көнләшеп караячак. Моңа аптырыйсы да юк, сез бит үз эшенең остасы! Әмма яңа төрле һөнәр үзләштерүдән дә баш тартмагыз, курсларга язылыгыз. Йолдызлар сөйгәнегез белән диңгезгә барып кайтырга киңәш итә. Яңа тәэсирләр хисләрегезне яңартырга ярдәм итәчәк. Максатка ирешү үрнәген балаларга үз мисалыгызда күрсәтегез. Уңышлы көннәр: 7 август, 8 август, 13 август, 17 август.


Укчы. Кайбер Укчылар бу айда, ниһаять, яңа эшкә урнашачак. Бизнесы булганнар әйбәт керем алыр. Чит ил кешесе белән мәхәббәт куерту ихтималы бар. Иң мөһиме: хезмәттәшегезгә гашыйк булмагыз, чөнки бу эшегезгә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Хәлсезлек сизсәгез, спорт, саф һава, су - иң яхшы чара! Уңышлы көннәр: 7 август, 12 август, 23 август, 29 август.


Кәҗәмөгез. Астыртын, хәтәр эшләрдән ерак торыгыз. Хезмәттәшләрегез, дусларыгыз белән аралашканда сак булыгыз: кемдер сезне үз "арбасына" утыртырга тели. Финанс өлкәсендә кыенлыклар булырга мөмкин. Ләкин бу вакытлы күренеш, борчылыр урын юк. Мавыктыргыч сәяхәт көтелә. Гаиләле Кәҗәмөгезләрнең тормыш иптәше белән сүзгә килүе ихтимал, аерылышуга юл куя күрмәгез! Уңышлы көннәр: 4 август, 5 август, 17 август, 27 август.


Сукояр. Бу айда Сукоярлар зур уңышларга ирешәчәк. Әмма җиңел суларга ашыкмагыз, алда сезне яңа проектлар көтә. Җитәкчегез эшегездән бик тә канәгать булачак. Дөньягызны онытып гашыйк булмагыз. Йөрәк белән генә түгел, акыл белән дә эш итәргә өйрәнегез. Ошатып йөргән кешегезгә зур өметләр багларга ашыкмагыз. Уңышлы көннәр: 10 август, 11 август, 21 август, 30 август.


Балык. Балыклар төрле идеяләр белән янып яши. Ләкин аларны тормышка ашыруны кичектермәгез, калган эшкә "кар ява"! Август аенда кыска вакытлы мәхәббәт маҗаралары көтелә, тик ул кеше сезгә бөтенләй туры килми. Вакытыгызны үзегезгә багышларга тырышыгыз. Массаж, бассейн, матурлык салоны кәефегезне күтәрергә ярдәм итәчәк! Уңышлы көннәр: 8 август, 13 август, 22 август, 31 август.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев