Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Австралия татары Татарстандагы балаларны тәрбиялерәк дип бәяләде

Кичә Казандагы татар балалар бакчаларына II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары бәя бирде.

Кичә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатларына Казанның татар балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне күрстәттеләр. "Татар-информ" хәбәрчесе делегатлар белән бергә 81нче балалар бакчасында булды.

81нче балалар бакчасына 200 гә якын бала йөри, алар белән 15 тәрбияче эшли. Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Финляндия, Австралиядан килгән татар хатын-кызлары өчен музыкаль сәхнәләштерелгән тамаша куелды, татар милли бизәкле тарак ясау буенча мастер-класс үткәрелде, белем бирү дәресе күрсәтелде.

“Татарстан балалары тәрбиялерәк, бездә балалар шуграк. Австралия балалары болай тыныч кына утырмас иде”, - диде Австралиядә яшәүче Руфия Вәлифф.

“Күрүемчә, бик югары дәрәҗәдә, сыйфатлы, аларда хәтта дрон бар”, - дип бакча җиһазларына бәя бирде Диләрә Вәлифф. 

"81нче балалар бакчасына, күбесенчә, катнаш гаиләләрдән рус телле балалар йөри. Ата-аналар татар телен өйрәтүгә каршы түгел, киресенчә теләктәшлек күрсәтәләр. Балалар белән бергә бәйрәмнәрдә катнашалар, татар телен өйрәнәләр. Татар телен уен формасында өйрәтәбез", - диде балалар бакчасы мөдире урынбасары Тәскирә Халикова.

Фото: Айгөл Шәйхелисламова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X