Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Австралия җыелма командасы Казандагы яшәү шартлары белән канәгать

Австралиянең футбол буенча җыелма командасы “Ак Барс” спорт залында шөгыльләнде.

Австралия җыелма командасы Казандагы яшәү шартлары белән канәгать. Бу турыда бүген Австралиянең футбол буенча җыелма командасы “Хезмәт резервлары” стадионындагы ачык тренировка алдыннан уздырган беренче матбугат конференциясендә билгеле булды.

  • Австралиялеләр Дөнья чемпионаты вакытында Татарстан башкаласында яшәп, күнекмәләр уздырачак.

Пресс-атташе Австралия җыелма командасының эш системасын аңлатты, “Хезмәт резервлары” стадионының инфраструктурасы, якындагы җәмәгать туклану урыннары турында сөйләде һәм “Бәхетле” кибетен мактап телгә алды.

"Брайтон энд Хоув Альбион" инглиз футбол клубыннан килгән австралияле Мэттью Райан “Ак Барс” базасында яхшы яшәү шартлары булуын һәм аның техник җиһазландырылуын әйтте. 10 июньдә җыелма команда уенчылары спорт залында шөгыльләнергә һәм хокей базасындагы велотренажерларда эшләргә өлгерде.

  • "Ак Барс" хоккей командасы сезонга әзерлекне үз территориясендә түгел, Сочи шәһәрендә башлаячак.

“Бездә бик яхшы шартлар. Без кичә генә килдек. Казанда барысы да бик әйбәт. Безгә шөгыльләнергә бернәрсә дә комачауламый. Без уңышлы “Ак Барс” хоккей клубы базасында яшәвебезне беләбез”, - дип сөйләде Райан.

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев