Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автобус белән юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 6 кеше ТР һәм Түбән Новгород хастаханәләрендә кала

21 нче май көнне Түбән Новгород өлкәсендә килеп чыккан һәлакәттә зыян күргән 17 кешенең 6сы стационар дәвалануда кала бирә, шул исәптән - 2 бала. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Н. А. Семашко исемендәге Түбән Новгород өлкәсе клиник хастаханәсендә катнаш имгәнүләр бүлегендә 3 кеше ята: берсе - уртача...

21 нче май көнне Түбән Новгород өлкәсендә килеп чыккан һәлакәттә зыян күргән 17 кешенең 6сы стационар дәвалануда кала бирә, шул исәптән - 2 бала. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Н. А. Семашко исемендәге Түбән Новгород өлкәсе клиник хастаханәсендә катнаш имгәнүләр бүлегендә 3 кеше ята: берсе - уртача авырлык хәлендә, икесенең хәле канәгатьләнерлек. Түбән Новгород балалар клиник хастаханәсендә нейрохирургия бүлегендә хәле уртача авырлыкта булган 1 бала дәвалана. Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлегендә хәле уртача авырлыкта булган 1 бала ята.

Зыян күргән автобус йөртүче Түбән Новгород өлкәсендә Тикшерү изоляторы каршындагы медицина учреждениесендә ята.

Искәртеп узабыз, 21 нче майда иртәнге сәгать 4 ләрдә һәлакәт була: Түбән Новгород өлкәсендә балаларны каратэ буенча ярышларга алып барырга чыккан Татарстан автобусы "МAN" йөк автомобиле белән бәрелешә. 51 яшьлек автобус йөртүчесенең йоклап китеп, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуы фаразлана. Автобуста 11-14 яшьтәге 12 бала, 6 озатып баручы һәм ике йөртүче булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә, өч кеше вафат була, шул исәптән бер бала.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев