Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

”Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының Гран-прие Башкортстанга китте

20 март көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Авыл кызы" II Бөтенроссия конкурсының финал туры уздырылды. Финалда исә зона турларында җиңүгә ирешкән кызлар үзара ярыша, ә алар - этник тамырларын җуймаган һәм үз халкының мәдәни мирасын заманча тормышка уңышлы үрә белгән студентлар, авыл җирләрендә эшләүче яшь белгечләр....

20 март көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Авыл кызы" II Бөтенроссия конкурсының финал туры уздырылды. Финалда исә зона турларында җиңүгә ирешкән кызлар үзара ярыша, ә алар - этник тамырларын җуймаган һәм үз халкының мәдәни мирасын заманча тормышка уңышлы үрә белгән студентлар, авыл җирләрендә эшләүче яшь белгечләр. "Авыл кызы" конкурсы исә нәкъ менә шундый сыйфатларны үстерүне, яшь буында милли гореф-гадәтләрне һәм татар халкының мәдәни хәзинәләрен саклауны максат итә. Әлеге чараның төп оештыручылары - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, "Сөембикә" хатын-кызлар журналы.

"Татар кызы нинди була?" соравына җавабында жюри рәисе Фердинанд Сәлахов, сортлы була, дип җаваплады. Югары сортлы кызлар дип, ул финалистларга дипломнар, гөлләмәләр тапшырды, химаячылар әзерләгән бүләкләр исә кичәнең күңелле мизгелләрен тагын да ямьләндерде.

Шул рәвешле, Оренбург өлкәсеннән Рузилә Мингулова, Свердловск өлкәсеннән Гөлшат Әхмәдиева, Әстерхан өлкәсеннән Динара Хәбибуллаева, Ульяновск өлкәсеннән Резеда Абайдуллина, Пенза өлкәсеннән Эльвира Ваһапова "Авыл кызы" II Бөтенроссия конкурсының финалында җиңүче дипломнары; Түбән Новгород өлкәсеннән Лилия Юнисова III дәрәҗә, Чувашиядән Рәзилә Серениева II дәрәҗә, Ульяновск өлкәсеннән Лилия Кәримова I дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде; Башкортстаннан Эльвира Рәкыйпова Гран-при иясе булды һәм аңа затлы кыска тун, конкурс сыны, диплом тапшырылды. Кызларның һәркайсына конкурсның химаячылары - "Алмаз-холдинг" ҖЧҖнең "Алмаз" зәркән заводы, "Пестречинка" ҖЧҖ, "АльРезе" тәм-томнар цехы, Чувашстанның "Жизнь" агрофирмасы һ.б. әзерләгән бүләкләр кызлар кулына күчте. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры вәкиле - Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, киләсе елга Камал театрының 110 еллыгы була, татар театрының чишмәбашы Оренбург төбәгеннән, шуңа күрә бүләгебез Оренбург өлкәсе вәкиленә тәгаенләнде, дип Рузилә Мингулова театр турында ике томлык бүләк итте.

Татар-информ

Миләүшә Низаметдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X