Саба таңнары

22 март 2015 яңалыклары

  • 22 март 2015 - 06:25
    Быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен дәгъвалаучылар исемлеге билгеле булды
    Аларны ТР Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе тәкъдим итте 2015 елда Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясен дәгъвалаучылар исемлеге билгеле булды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. ТР Президенты каршындагы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе тарафыннан расланган исемлек түбәндәгечә. ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан "Келәү: шигырьләр,...
    1039
    0
    0
  • 22 март 2015 - 06:15
    15,7 миллион сумнан артык салым түләүләре һәм иминият кертемнәре күчерелде
    Район прокуратурасында салым түләүчеләр тарафыннан салым законнарының һәм дәүләтнең бюджеттан тыш фондлары турындагы законнарның үтәлеше мәсьәләләре буенча ведомстводан тыш эшче төркемнең чираттагы утырышы үткәрелде. Әлеге утырышка әзерлек кысаларында һәм аерым оешмалар җитәкчеләренә чакыру җибәрелгәч, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 15,7 миллион сумнан артык салым түләүләре һәм иминият кертемнәре...
    885
    0
    0
  • 22 март 2015 - 06:14
    Бала - төп пассажир
    Район юлларында "Бала - төп пассажир" акциясе старт ала. 31 мартка кадәр барачак чара барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны машиналарда махсус утыргычлар белән йөртүгә, моннан тыш, иминлек каешларына да игътибар бирәчәк. Яшь җәяүлеләрне дә контрольдә тотачаклар.
    17
    0
    0
  • 22 март 2015 - 06:11
    Эшмәкәрләр белән очрашу
    Быел 24 мартта Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының актлар залында Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, Президент каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле катнашында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашу үткәреләчәк. Эшмәкәрлеккә булышлык итү, үстерү һәм яклау мәсьәләләренә багышланган әлеге очрашу иртәнге 10 сәгатьтә башлана.
    17
    0
    0
  • 22 март 2015 - 06:09
    Кайда, күпме сөт савалар
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 18 мартта "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында бер сыерга 25,6 килограмм сөт савып алынган. "Әхмәтов" крестьян-фермер хуҗалыгы сөтбикәләре 21,2 килограмм продукция белән куандыра. Район буенча бер сыерга уртача 17,6 килограмм сөт тәшкил итә. "Нырты", "Симет", "Мичән" филиалының Тимершык бүлекчәсендә, "Сатыш" җәмгыятенең "Кибәче" бүлекчәсе,...
    18
    0
    0
  • 22 март 2015 - 06:05
    ”Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының Гран-прие Башкортстанга китте
    20 март көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Авыл кызы" II Бөтенроссия конкурсының финал туры уздырылды. Финалда исә зона турларында җиңүгә ирешкән кызлар үзара ярыша, ә алар - этник тамырларын җуймаган һәм үз халкының мәдәни мирасын заманча тормышка уңышлы үрә белгән студентлар, авыл җирләрендә эшләүче яшь белгечләр....
    896
    0
    0
  • 22 март 2015 - 06:00
    Казанда полиция бүлегендә тоткарланган 53 яшьлек кеше үлгән
    Ир-ат табиблар алдында җан биргән Шимбә төнендә Казанның "Зареченский" полиция бүлегендә тоткарланган ир үлгән. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белдерүенчә, 53 яшьлек ир-ат җәмәгать урынында исерек килеш йөргәнгә тоткарланган. Ир-атның табиблар алдында үлүе мәгълүм. Полиция хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче беренче ярдәм күрсәтергә омтылган. Үлем сәбәбе экспертиза...
    973
    0
    0
  • 22 март 2015 - 05:54
    Искергәнгә яңа төс керә
    "Торак-коммуналь хуҗа­лыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү Фонды турында"гы Федераль законны тормышка ашыру максатында быел безнең районда җиде күпфатирлы йортка капиталь ремонт үткәрелә.
    12
    0
    0
  • 22 март 2015 - 05:49
    Таксистларның үз көннәре
    22 мартта бөтендөнья таксистлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен бил­геләп үтә. 1907 елда нәкъ менә шул көнне Лондонда махсус исәпләгечләр белән җиһазланган машиналар барлыкка килә.
    355
    0
    0
Реклама