Саба таңнары

Сабинский район

Яңалыклар

Казанда полиция бүлегендә тоткарланган 53 яшьлек кеше үлгән

Ир-ат табиблар алдында җан биргән Шимбә төнендә Казанның "Зареченский" полиция бүлегендә тоткарланган ир үлгән. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белдерүенчә, 53 яшьлек ир-ат җәмәгать урынында исерек килеш йөргәнгә тоткарланган. Ир-атның табиблар алдында үлүе мәгълүм. Полиция хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче беренче ярдәм күрсәтергә омтылган. Үлем сәбәбе экспертиза...

Ир-ат табиблар алдында җан биргән
Шимбә төнендә Казанның "Зареченский" полиция бүлегендә тоткарланган ир үлгән.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белдерүенчә, 53 яшьлек ир-ат җәмәгать урынында исерек килеш йөргәнгә тоткарланган.
Ир-атның табиблар алдында үлүе мәгълүм. Полиция хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче беренче ярдәм күрсәтергә омтылган.
Үлем сәбәбе экспертиза нәтиҗәләреннән соң билгеле булачак. Якынча мәгълүматларга караганда, ир-ат йөрәк авыруыннан үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев