Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайда күпме сөт савалар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 16 февральдә районда барлыгы 117767 килограмм сөт савып алынган. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы лидерлыкны бирми. Бер сыер уртача 25,6 килограмм (узган ел бу вакытта 24,7 иде) сөт бирә. "Әхмәтов" (Олыяз) крестьян-фермер хуҗалыгы сыерларының да уртача савымы 21,2 килограмм. Узган елга караганда 2,7...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 16 февральдә районда барлыгы 117767 килограмм сөт савып алынган. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы лидерлыкны бирми. Бер сыер уртача 25,6 килограмм (узган ел бу вакытта 24,7 иде) сөт бирә. "Әхмәтов" (Олыяз) крестьян-фермер хуҗалыгы сыерларының да уртача савымы 21,2 килограмм. Узган елга караганда 2,7 килограммга артык. "Курсабаш" җәмгыятендә узган елның шушы чорына карата арту сизелә. Узган ел бер сыерга 17,6 килограмм булса, быел 20,2 килограмм. "Явлаштау"да бер сыер узган ел уртача 13,6 килограмм сөт бирсә, быел 17,3кә күтәрелгән. Район буенча уртача күрсәткеч - 17,1 килограмм. "Юлбат", "Сатыш", "Алтын Саба-М" җәмгыятьләрендә 17,5-18,3 килограмм продукция алалар. Шул ук вакытта, "Көек", "Урта Саба", "Туган як", "Симет", "Кибәче", "Тимершык", "Мичән" "Шытсу" "Нырты" хуҗалыкларында сыерларның продуктлылыгы түбән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X