Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен дәгъвалаучылар исемлеге билгеле булды

Аларны ТР Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе тәкъдим итте 2015 елда Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясен дәгъвалаучылар исемлеге билгеле булды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. ТР Президенты каршындагы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе тарафыннан расланган исемлек түбәндәгечә. ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан "Келәү: шигырьләр,...

Аларны ТР Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе тәкъдим итте

2015 елда Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясен дәгъвалаучылар исемлеге билгеле булды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. ТР Президенты каршындагы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе тарафыннан расланган исемлек түбәндәгечә.

ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан "Келәү: шигырьләр, повесть, хикәя", "Сәяхәтнамәләр: шигырьләр", "К солнцу лицом" китаплары өчен Клара Булатова кандидатурасы тәкъдим ителде.

ТР Язучылар берлеге исә "Уен: роман, хикәяләр һәм юморескалар", "Игезәкләр йолдызлыгы: роман-фарс", "Ком сәгате: роман, повестьлар", "Сакау күке: роман, повесть" романнары өчен Камил Кәримов кандидатурасын лаек санаган.

Моннан тыш, ТР Язучылар берлеге "Рафис Корбан шигырьләре" китабы өчен Рафис Корбановны тәкъдим иткән.

Россия Рәссамнар берлегенең ТР дагы бүлеге тарафыннан «Казань и Габдулла Тукай» графика сериясе өчен Ирина Колмогорцева шуңа сайлап алынган.

ТРның Мөслим муниципаль районы «Бәхеткә биш минут кала: пьесалар», «Сөяксез тел: пародияләр, эпиграммалар», «Жил көймәсе: шигырьләр» китаплары өчен Лемон Лероновны (Ләбиб Леронны - ред.) тәкъдим иткән.

ТР Кинематографистлар берлеге Илдар Матуровны «Моя линия фронта» (2010 ел), «Туфан - Туфан инде ул» (2013 ел) документаль фильмнары өчен әлеге премиягә лаек санаган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Харис Салиховны «Религия и наука (основы мировых религиозных и светских культур)» («Дин вә фән (дөньякүләм дини һәм мәдәни этика нигезләре») (Казан: «Идел-Пресс», 2012 ел), «А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында Коръән вә бүгенге рухи тәрбиянең бер мәсьәләсе» (Казан, «Идел-Пресс», 2008 ел) өчен тәкъдим иткән.

ТР Театр әһелләре берлеге Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының Рәүфәл Мөхәммәтҗанов (идея авторы, проектның сәнгать җитәкчесе), Георгий Ковтун (балетмейстер-куючы), Кристина Андреева (балерина, Җаникә ролен башкаручы), Михаил Тимаев (балет артисты, төркем премьеры, Батый хан рухы ролен башкаручы) составындагы иҗат төркемен «Алтын Урда» спектаклен иҗат иткән һәм сәнгати образлар тудырган өчен лаек дип исәпли.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев