Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Искергәнгә яңа төс керә

Җәйнең төзелеш ае булуы һәр тарафта диярлек күзгә ташлана.

Сабада да күп урамнарда төзүчеләргә юлыгасың. Төзелеш, гомумән алганда, яңаны салу гына дигән сүз түгел бит әле, әйтик, капиталь ремонттан соң да биналар бөтенләй үзгә төс ала, икенче яшьлеген кичергәндәй була. Сабаның үзәгендә 1989 елда төзелгән "Кыңгырау" балалар бакчасы да үз вакыты өчен күркәм бина иде. Егерме ел эчендә яңа төр төзелеш материаллары кулланып сафка баскан биналар янында кечерәеп калды. Билгеле инде, 20 елда балаларны бакчада тотуга булган таләпләр дә үзгәрде. Кыскасы, капиталь ремонтка керешергә вакыт җитте. Шулай итеп, район җитәкчеләренең кайгыртучанлыгы белән 15 июльдән "Кыңгырау"да эш башланып та китте. Капиталь ремонтка җаваплылыгы чикләнгән "159нчы ПМК" җәмгыяте төзүчеләре алынган, барлык эшләр муниципаль бюджеттан финанслана. Бакча мөдире Алсу Мөбәракшина төзүчеләр башкарачак эшләрне санап чыкканда кесәм дәфтәренең җиде бите тула язды. Капиталь ремонт бинаның тышкы йөзен һәм эчке интерьерын үзгәртеп кенә калмыйча, балаларны тәрбияләү шартларын да яхшыртачак, персоналга да күп уңайлыклар тудырачак. Әйтик, бакчада эшләүчеләргә душ кабиналары булдыру - моңарчы күрелмәгән яңалык. Шулай да төп игътибар - балаларга, моны мәктәпкәчә тәрбия бирүнең стандартлары таләп итә. "Балалар шөгыле өчен махсус бүлмәләр барысы да яңа стандартларга туры килә торган булачак. Беренче катта кечкенәләр төркеме бүлмәсендә җылытыла торган идәннәр җәелә, икенче катта кечкенәлеге моңарчы көндәлек эштә сиздергән бәдрәфләр зурайтыла, барлык тәрәзәләр пластикка алыштырыла, икенче катка менә торган баскычта култыксалар ике яктан да булачак. Ишек алдында брусчаткалар яңартыла һәм биредә балаларны юлда йөрү кагыйдәләренең башлангыч күнекмәләрен өйрәтү өчен мәйданчык та булдырылачак. Керү юлы ишек төбендә калдырылган бала арбаларына яңгыр үтми торган итеп эшләнәчәк",- дип аңлатты бакча мөдире.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Рәсемдә: "Кыңгырау" бакчасында ремонт бара.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы ремонты