Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы кооперативларына субсидия бирү өчен гаризалар сайлап алу игълан ителде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә 2023 елның 1,2,3 кварталында тоткан чыгымнарын каплауга 2023 елда федераль бюджеттан финанслашыла торган субсидияләр бирү буенча сайлап алу үткәрү өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.

«Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында үткзрелә. Бу турыда Министрлык сайтында хәбәр ителә.

Документлар 9 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет.

Документларны кабул итү вакыты: дүшәмбе – җомга: 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес - 12:00 сәгатьтән 12: 45 сәгатькә кадәр).

Министрлык тарафыннан расланган документлар бирү тәртибе, формалары Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча бирелгән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/avyl-xualygy-kooperativlaryna-subsidiya-biru-ocen-garizalar-sailap-alu-iglan-itelde-5877392

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев