Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына багышланган хатирәләр кичәсе узды

Яшәеш сорауларына җавапны, әти әсәрләрендә табам, ди драматург Мансур Гыйләҗев.

Кичә Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына багышланган тантаналы әдәби-музыкаль кичә узды. Истәлекле датага багышланган концертка зал тутырып татар зыялылары килгән иде.

Аяз Гыйләҗевне искә алырга килгән халыкны театр фойесында ике күргәзмә каршы алды. Татарстан Милли музее Татарстанның халык язучысы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Аяз Гыйләҗевнең тормышына, иҗатына багышланган “Зәй энҗеләре” исемле күргәзмә әзерләгән. Биредә әдипнең шәхси әйберләре, кулъязмалары, китаплары урын алган. Фәнни оешмалар белән берлектә эшләнгән күргәзмә халык язучысының тормышы һәм иҗатындагы төп сәхифәләрне тасвирлый. Милли музей фондларыннан килгән күргәзмәдә язучының фотолары, китаплары, афишалары һәм шәхси әйберләре күрсәтелә. Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында язу машинкасы, язучының автографлары, үз кулы белән Милли музейга бүләк ителгән дүрт томлык әсәрләр җыелмасын күрергә мөмкин иде. Шулай ук биредә Милли архив фондларында һәм Гыйләҗевлар гаиләсе архивында саклана торган фотолар, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры афишалары да урын алган.

“Бай әдәби иҗат – мәңгелек мирас” дип аталучы күргәзмәне исә, Татарстан Милли китапханәсе әзерләгән. Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гөлнарам Җомагулова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә: “Аяз Гыйләҗевнең китаплары белән укучылар даими кызыксына. Әсәрләрен яратып укый, иҗаты буенча фәнни эшләр башкарыла,” - диде. “Безнең бүлектә татар язучыларының һәм Татарстан язучыларының китаплары саклана, - ди Г.Җомагулова. – А.Гыйләҗевнең бездә беренче - 1959 елда нәшер ителгән китаплары да бар. Татарчадан тыш, башка телләргә тәрҗемә ителгән хезмәтләрен, Мәскәүдә зур тираж белән нәшер ителгәннәрен дә тупладык. Бездә 1932 елдан картотека алып барыла. Анда шулай ук әдипнең төрле басмаларда чыккан язмалары һәм аның турындагы мәгълүмат туплана”.

Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Аяз Гыйләҗевнең 59 исемдәге китабы теркәлгән. Сүз уңаеннан, Татарстан Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына багышлап, био-библиографик белешмәлек төзелгән.

Сагынуларга тулы хәтер кичәсе язучының төрле елларда иҗат иткән геройларының тамашачыга мөрәҗәгате белән башланып китте. Туры сүзле, кырыс, иҗатта үҗәт булган А.Гыйләҗевне тирән фикерле философ буларак та ачтылар. Үзенчәлекле, гыйбрәтле тормыш юлы узган әдипнең язмышы сәхнәдә тулы чагылыш тапты. Әдипнең дөньяга карашы, уй-кичерешләре, хыял-омтылышлары, табигый ки, геройлары аша, әсәрләрендә гәүдәләнә.

Бу кичне драматургның төрле сәхнәләрдә куелган спектакльләреннән өзекләрне Г.Камал, К.Тинчурин исемендәге һәм Әтнә дәүләт драма театрлары күрсәтте.

Төрмәдә утырганда Аяз абый әти-әнисенә: “Мин зур җинаятьче түгел, ләкин зур җинаятьчеләр янында...”, - дип язган бер хатында. Гыйләҗевнең булачак хатыны Нәкыягә тоткынлыктан язган хатлары да тамашачыны тетрәндерде. Нурбәк Батуллин тәкъдим иткән хореографик композиция олы Мәхәббәт, Ышаныч, Өмет төшенчәләре белән сугарылган.

Ире турында истәлекләр уртаклашырга сәхнәгә күтәрелгән Нәкыя апа Гыйләҗева сүзен усал башлады: “Мин Аязның тормыш иптәше түгел, мин - Аязның хатыны, - диде Нәкыя ханым. - Мин сезне Аязымның рухына дога кылырга килгән кунаклар дип кабул итәм. Аяз юкка гына соңгы әсәрен “Йәгез, бер дога!” дип атап язмагандыр. Ходайның рәхмәтедер, бу китап сезнең догагызны көтеп язылгандыр. Аязымның кунакларын, мин үземә килгән кунаклар, дип кабул итәм. 18 яшем тулган көннәрдә тоткындагы Аяздан, “халык дошманы”ннан хат килеп иреште. Ул елларда халык дошманы белән арадашлык итү, үзең дә шул дәрәҗәгә төшү, түбәнлек санала иде. Әтием миңа өч яшь тулганда, “халык дошманы” булып юкка чыгарылды. Инде 18 яшемдә миңа “халык дошманы” хат яза. Ул чагында нинди хисләр кичергәнмендер, ләкин Аязның беренче хатына җавап язарга батырчылык итмәдем. Алга таба ул үзенең җылы сүзләре белән минем күңелемне яулап алды. Ел ярым төрмәдән хатлар алыштым, ә аннан ел ярым җитәкләшеп йөрдек. Аны беркая да эшкә алмадылар. Язганнарын бернинди матбугат бастырмады. Җаен таптык: минем исемнән Аязның хикәяләрен чыгара башладык. Ул хикәяләр Нәкыя Гыймадиева исеме белән дөнья күрде. 1957 елда Аязны “Чаян” журналына эшкә алдылар. Шуннан тернәкләнеп киттек”.

Нәкыя Гыйләҗева хәтер кичәсен оештыручыларга, китапларын нәшер итүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде һәм “Татарча үрчик, татарча сөйләшик!” - дип үз фатихасын бирде.

Татарстанның Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя ханымга Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын укыды. Әдипнең күпкырлы иҗатына һәм халыкчан әсәрләренә тукталып, Гыйләҗевләргә олы ихтирамын җиткерде.

Хатирәләргә төрелгән сагыну кичәсендә шулай ук Роберт Батулла, Ркаил Зәйдулла, Миләүшә Хәбетдинова, язучының уллары Искәндәр һәм Мансур Гыйләҗевләр дә чыгыш ясады.

Татар язучысының мирасын тирәнтен өйрәнгән, аны чит илләрдә дә танытуга зур көч куйган Миләүшә Хәбетдинованың чыгышы, һәрвакыттагыча, тамашачыны битараф калдырмады. Әдипнең иҗатына галимә объектив бәясен бирде.

Рабит Батулла билгеләп узганча, А.Гыйләҗев өч баһадир угыл үстереп тә татар милләте тарихында эз калдырыр иде.

“Ир кеше өчен шундый әти булу бик мөһим, - диде Искәндәр Гыйләҗев. – Әтинең иҗатына карата соңгы елларда кызыксыну тагын да көчәйде. Миләүшә Хәбетдинова, Фатих Кутлу кебек шәхесләр әтинең иҗатын яңача ачуга иреште”.

Танылган драматург Мансур ага Гыйләҗев әтисенең әсәрләрендә үзен борчыган сорауларга җавап таба алганын әйтте. “Әтигә кечкенә чактан сораулар бирергә ярата идек, - ди Мансур Гыйләҗев. - Кечкенә чакта гади иде ул сораулар, үсә төшкән җитдиләнә башлады. Кая укырга керергә, ничек хатын сайларга? Ә инде хәзер сораулар тагы да катлаулана, ничек гомер итәргә, иманны ничек саклап калырга, дигәндәй. Ә сорарга әти юк инде... Уйлана торгач, мин бу сорауларга җавапларны аның әсәрләреннән таптым. Минем кебек сорау алдында калучылар күп, алар да, димәк, әти әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә, аның язганнары бүген дә актуаль. Әтинең әсәрләре мәңгелек".

“Милләтнең иң зур байлыгы - хәтер”, - дип язган Аяз Гыйләҗев. Хәтер яшәгәндә А.Гыйләҗев шикелле үзенең асыл егетләрен искә алып хөрмәт иткәндә татар милләтенең киләчәге дә өметле!

Белешмә: Аяз Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1948 елда Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1950 ел башында А.Гыйләҗевне “Советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә гаепләнеп” кулга алалар. Җиде елга ирегеннән мәхрүм итәләр. 1955 елда азат ителгәч, ул Казан университетында укуын дәвам итә, 1961 елда Мәскәүдә Югары әдәби курслар тәмамлый. 1963 елдан башлап ул бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.

А.Гыйләҗев - киңкырлы иҗат мирасы калдырган язучы. Ул 5 зур масштаблы роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса иҗат иткән. Аның сәхнә әсәрләре Татарстан, Россия һәм чит ил сәхнәләрендә зур уңыш белән бара. “Өч аршын җир”, “Җомга көн кич белән...”, “Яра”, “Йәгез, бер дога!” һ. б – һәрберсе милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган әсәрләр. Алар төрле телләргә тәрҗемә ителгән.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев