13 февраль 2018 яңалыклары
-
Казанбаш мәктәбе директоры кулга алынган
Арча районы Казанбаш авылы мәктәбе директоры мәктәп укучылары агулану сәбәпле кулга алынган. Моңа кадәр ул үз гаебен танып тикшерү комитеты белән хезмәттәшлек итүгә риза булган иде.
-
Ан-148 самолеты һәлакәтенең сәбәбе аталды
Халыкара авиация комитеты ачыклавынча, очкыч һавага күтәрелеп 2,5 минуттан соң 1,3 мең метр биеклектә төзексезлек барлыгы ачыкланган.
-
Көрәшчеләр рейтингы: беренче утызлык
атарстанның көрәш федерациясе, 2017 елга нәтиҗәләр чыгарганда, көрәшчеләр рейтингын да булдырган. Беренче ике баскычны Илмир Төхвәтуллин белән Ренас Кәлимуллин алып тора. Унынчы урында — Ранис Галимуллин, ә Раил Нургалиев 20нче баскычта гына.
-
Бүген Саба районында республиканың "Ватаным татарстан" газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров җитәкчелегендә журналистлар булып китте
Каләм ияләре районыбызнң төрле тармакларында хезмәт куючы һөнәр ияләре белән очрашты, "Саба дулкыннары" һәм безнең "Саба таңнары" газетасы редакциясенең иҗади коллективы белән очрашты.
-
Татарстанда халык саны арткан һәм кимегән районнар билгеле (исемлек)
Халык саны кимүче районнар исемлеген Тәтеш башлый.
-
Авылда яшәп, бала табучы хатыннарга 50 һәм 100 мең сум күләмендә акча биреләчәк
Яңа төр түләүләргә ия булу өчен авылда өч ел яшәргә кирәк.
-
Татарстанның филармоник джаз-оркестры яңа клип чыгарды (видео)
"Клип, Кытайдан кайтып, Казанда иҗат иткән Олег Лундстрем һәм аның джаз-оркестрына багышлана",- диде Лидия Әхмәтова.
-
Татарстанда гаилә фермалары арта
Хәзерге вакытта республикада 1205 гаилә фермасы исәпләнә.
-
Мәскәүдә Татар мәдәнияте көне узачак
Фестивальнең максаты – татар халык авыз иҗаты белән танышу, балалар һәм яшьләрне милли мирас белән кызыксындыру.
-
Татарстанның 17 районында агросәнәгать парклары төзеләчәк
Мини агропаркларны финанслау өчен бюджеттан 90 млн сум акча бүлеп бирелә.
-
Татарстан синоптиклары салкын һава һәм томан турында кисәтә
Термометрның терекөмеш баганасы урыны белән -25 градуска кадәр төшәчәк.
-
Татарстанга сөт мәсьәләсен җайга салу өчен вакыт кирәк – авыл хуҗалыгы министры
“Федераль министрлык бер җаен уйлап табар дип ышанам”,– диде Марат Әхмәтов.
-
2017/18 елның авыл җирлекләре арасында мини футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының йомгаклау уеннары
Кичә, 12 февраль көнне, 2017/18 елның авыл җирлекләре арасында мини футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының йомгаклау уеннары һәм бүләкләү тантанасы узды. Өченче урын өчен уенда Евлаштау – Тимершык командалары очрашты.
-
Авыл баласы елый-елый сынау тапшыра
Татарча укыган бала ничек русча җавап бирә алсын? Күп еллар дәвамында башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүче Суфия Галиева шулай дип аптырый. Түрәләр бу мәсьәләне хәл итә алмый азапланганда, авыл баласы, елый-елый, тест тапшыра. БДИ дип югары сыйныф укучыларын русча укырга күндереп бетердек, хәзер сабыйларның язмышы белән уйныйбыз түгелме?
-
Казанда полиция 81 яшьлек әбине талаган ир-атны эзли
«Биектау» станциясендә ике ир-ат пенсионер карчыкның сумкасын талап алган.