Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә Татар мәдәнияте көне узачак

Фестивальнең максаты – татар халык авыз иҗаты белән танышу, балалар һәм яшьләрне милли мирас белән кызыксындыру.

17 февраль көнне Мәскәүнең Пионерлар сараенда “Минем йортым – Мәскәү” милли мәдәниятләр фестивале кысаларында “Татарлы Мәскәү - игелекле күршеләр шәһәре” исемле татар мәдәнияте көне узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә чараның режиссеры Наилә Фатехова хәбәр итте. 

“Чараның үзенчәлеге – гаилә бәйрәме буларак оештыруда. Балалар әти-әниләре белән килеп, ял итә. Концертта чыгыш ясаучы гаиләләр дә була",- диде Наилә Фатехова.

Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова беренче тапкыр бер сәхнәдә ислам һәм православие дине вәкилләре дини җырлар башкарачагын әйтте.

Фестивальнең максаты – татар халык авыз иҗаты белән танышу, балалар һәм яшьләрнең милли мирас белән кызыксынуын арттыру.

Пионерлар сараеның кунаклар залында Татар милли үзәге музееның экспозициясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зәмзәмия Сәхәбетдинованың шәхси фонд хезмәтләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук биредә Н. Җиһаншина җитәкчелегендә рәсем күргәзмәсе дә булачак.

Төп сәхнәдә татар эстрадасы вәкилләре катнашында зур концерт узачак. Концертта Россия һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина, “Мәдинә” ансамбле, “Голос.Дети” вокал буенча телетапшыруда катнашкан, “Павловские узоры” төркеме солисты Алия Еникеева, гимнасткалар Мәрьям Сәлахова һәм Диана Мамедова, халыкара конкурслар лауреаты "Vita Voce” академик камера хоры, “Шүрәле” төркеме, DJ Радик, "Kazan World” төркеме, “Илдан” халык җыр ансамбле һ.б. чыгыш ясар дип көтелә.

Чараны синхрон йөзү буенча атказанган спорт мастеры, биш тапкыр дөнья чемпионы булган Анисья Ольхова, Зөхрә Әбдүханова һәм Ильяс Хөсәенов алып барачак.

Фестивальне Милли иҗтимагый берләшмәләр ярдәме белән Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр депортаменты гамәлгә куя. Чара икенче ел уздырыла.

"Татар-информ" башкалада “Татарлы Мәскәү - игелекле күршеләр шәһәре” бәйрәме оештыралар, дип хәбәр иткән иде.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев