Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның филармоник джаз-оркестры яңа клип чыгарды (видео)

"Клип, Кытайдан кайтып, Казанда иҗат иткән Олег Лундстрем һәм аның джаз-оркестрына багышлана",- диде Лидия Әхмәтова.

Татарстанның филармоник джаз-оркестры Александр Ключаревның “Татар самбасы”на клип төшергән. “Әлеге клип Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 80 еллыгын уңаеннан төшерелде. Ул, Кытайдан кайтып, Казанда иҗат иткән Олег Лундстрем һәм аның джаз-оркестрына багышлана”,- диде оркестр директоры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Лидия Әхмәтова. Әлеге “Татар самбасы”н моннан 60 ел элек Олег Лундстрем оркестры үзе башкарган булган.

Клип өчен Александр Ключаревның “Татар самбасы” сайланган. Лидия Әхмәтова Олег Лундстремның татар музыкасын яратуын, аны кытай көйләре белән чагыштыруын әйтә. “Татар көйләренең дә, кытай көйләренең дә тамырында импровизация ята,- дип аңлата Лидия Әхмәтова. - Олег Лундстремның татар әсәрләренә бик кызыклы импровизацияләре бар. Ул филармонияне җитәкләгән композитор Александр Ключарев белән дус булган. Аларның татар әсәрләренә бик кызыклы джаз-эшкәртүләре бар”.

Әлеге клип Джаз-оркестрның 24 февральдә булачак концертына анонс булып та тора. Концерт Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында үтә.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев