Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда гаилә фермалары арта

Хәзерге вакытта республикада 1205 гаилә фермасы исәпләнә.

Татарстанда гаилә фермалары арта. “Гаилә фермаларын үстерү” һәм “Башлангыч фермерларга ярдәм” программалары нәтиҗәсендә, республикада 1205 гаилә фермасы төзелгән. Бу хакта авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

“Фермерларга ярдәм күрсәтә торган бу программалар 6 ел эшләп килә. Шул вакыт аралыгында 821 крестьян-фермер хуҗалыгы 1,6 млрд сумлык грант отты. 2017 елда гына да 121 КФХ 375 млн сумлык акчалата ярдәмгә ия булды”,– диде министр.

Әлеге программалар нәтиҗәсендә, республикада 1205 гаилә фермасы төзелгән. 104е төзелү стадиясендә. Гаилә фермалары карамагында 200 мең гектар җир бар. Аларда 3 мең кеше хезмәт куя.

Фото: архив/Николай Александров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев