Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның 17 районында агросәнәгать парклары төзеләчәк

Мини агропаркларны финанслау өчен бюджеттан 90 млн сум акча бүлеп бирелә.

Авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны оештыру максатыннан, Татарстанның 17 районында агросәнәгать парклары ачылачак. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

“Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар эшчәнлеген җайга салу өчен, район үзәкләрендә агросәнәгать парклары ачарга җыенабыз. Беренчесе – Зәйдә булачак, аның планы инде әзер”,– диде Марат Әхмәтов.

Мини агропаркларны финанслау өчен бюджеттан 90 млн сум акча бүленәчәк. Сәүдә паркы өчен җир бүлү, коммуникацияләр уздыру эшләрен муниципаль районнар башкарырга тиеш булачак.

Районнарда төзелгән агросәнәгать парклары авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары идарәсенә тапшырыла.

"Татар-информ" алданрак хәбәр иткәнчә, Марат Әхмәтов Татарстанга сөт мәсьәләсен җайга салу өчен вакыт кирәк, диде.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев