Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда полиция 81 яшьлек әбине талаган ир-атны эзли

«Биектау» станциясендә ике ир-ат пенсионер карчыкның сумкасын талап алган.

«Биектау» тимер юл станциясендә ике ир-ат 81 яшьлек карчыкның сумкасын талап алган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча транспортта линия идарәсе матбугат хезмәте.

Узган елның 27 декабрендә ике ир-ат көн уртасында пенсионер әбинең кулыннан акча һәм азык-төлек салынган сумкасын тартып ала. Зыянның гомуми күләме дүрт мең сумнан артып китә.

Әлеге факт буенча «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Бу җинаятьне 31 яшьлек ир-ат кылган дип фаразлыйлар.

Әгәр сез дә әлеге кешенең гамәлләреннән зыян күргәнсез икән, (843) 2 922 772; 2 940 394 телефоннары буенча шалтыратуыгыз сорала. 

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев