Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылда яшәп, бала табучы хатыннарга 50 һәм 100 мең сум күләмендә акча биреләчәк

Яңа төр түләүләргә ия булу өчен авылда өч ел яшәргә кирәк.

Татарстанда яшәүче авыл хатын-кызлары өчен өстәмә түләүләр кертелә. Авылда өч ел яшәп, беренче һәм өченче баласын тапкан хатыннар республиканың яңа төр өстәмә түләвенә ия була. Бу хакта бүген Социаль яклау министры Эльмира Зарипова Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 9 февраль көнне имзалаган.

"Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә  тапкан хатын-кызлар - 50, өченче баласын 28 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала. Ике очракта да төп шарт булып, хатын-кызның авылда өч ел яшәве тора", - диде министр.

Әлеге категориягә караган хатын-кызлар, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан булса, социаль яклау бүлекчәләренә 6 ай дәвамында мөрәҗәгать итә ала. Гариза 10 көн эчендә карала.

"Бүген шәһәрдә 28-29 яшьтә беренче бала табалар. Бу - бик соң. Икенче баласын кайчан таба соң ул? Безнең әниләр беренче баланы 23 яшьтә тудырса да, соңга калган саналган. Әбиләр турында әйтмим дә инде", - диде Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, алда әйтелгән категорияләргә туры килеп, авыл җирендә узган ел беренче баласын - 2020, өченче баласын 400гә якын әни тапкан.

"Шушы саннарга карап, яңа төр түләүләргә ничә кеше дәгъва кыласын белеп була", - дип искәртте ул.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X