Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Фәррахов: Хөкүмәткә зур профессионаллар килде, барысын да диярлек шәхсән беләм

Дәүләт Думасы депутаты «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында федераль министрлар вазифасына яңа кешеләр билгеләнүгә бәйле рәвештә үзенең өметләре турында сөйләде.

Хөкүмәткә профессиональ һәм әзерлекле кешеләр килде. Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» проектына кунак булып килгәч әйтте.

«Вакыт күрсәтер, әмма бик профессиональ кешеләр килде. Шул исәптән Татарстаннан да. Бу Марат Хөснуллин (Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары), һәм Хөкүмәт Аппаратындагы хезмәттәшебез Эльмир Таһиров (РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары, Казанда туып-үскән) — алар бик әзерлекле кешеләр. Хөкүмәтнең барлык әгъзаларын шәхсән беләм, бу бик яхшы әзерләнгән, үз өстенә җаваплылык алырга һәм барлык үзгәрешләрдән алда барырга әзер булган профессиональ кешеләр», — диде Айрат Фәррахов.

Парламентарий белдергәнчә, Хөкүмәттә җитди үзгәрешләр аның өчен күңелле көтелмәгән хәл булган. Элеккеге состав инерция буенча эшләде, дип саный Фәррахов.

Айрат Фәррахов белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә мөмкин булачак.

Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев