Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айсылу, Тямаев, Салават һәм башкалар: Туган телебезне саклыйк!

Татар эстрадасы йолдызлары Инстаграмда акция башлап җибәрде. Алар татар телен яклап мөрәҗәгатьләр урнаштыра.

Акцияне Фирдүс Тямаев башлап җибәрде. Ул "Туган тел" җырын башкара һәм татар телен якларга өнди.



Айсылу Габдинова "Минем балаларым татар булачак!" дип язган һәм Ваһапов фестивале йолдызлары - Гөлсирин, Азат Абитов, Рәнис Габбазов белән берлектә "Туган тел" җырын башкара.



Әбри Хәбриев шулай ук "Туган тел" җырын башкарган һәм шигырь урнаштырган.

"Үтерәбез, бетерәбез мени
Туган телне, анабыз телен?!
Татарларны күрә алмаганнар
Әзерлиләр телгә тик үлем!"



Мөнир Рахмаев, горурланып, "Мин - татар малае!" дип язып куйган.



Иркә социаль челтәрләрдә зур популярлык казанган рәсемне урнаштырган.



Лилия Муллагалиева агач төбе фотосын урнаштырган һәм "И, газиз телем! Сине дә шулай итмәкчеләр!" дип язган.



Рифат Зарипов иҗади төркемнәре белән "Туган тел"не җырлый.



Илсөя Бәдретдинова "Мин - Татар кызы!!! Мин татарча сөйләшәм!!! Һәм балаларымның татарча сөйләшүен телим!" дип язган.



Зөлфәт Зиннуров баласын әби-бабалары белән таныштыра һәм "Картайгач, сезгә кем дип дәшүләрен телисез: "әби, бабаймы" яки "деда-бабамы" дип кызыксына.



Ландыш Нигъмәтҗанова балаларының видеосын урнаштырган. Алар: "Без татарча сөйләшәбез!" диләр.



Салават Миңнеханов "Туган тел"не җырлап кына калмыйча, ата-аналар җыелышларында нишләргә кирәклеген дә өйрәтә.



Татар теле безгә кирәк, ди Гөлнара Мулланурова.



Телебезне саклыйк, дуслар, дип мөрәҗәгать итә Гөлназ Сираева.



"Йөрәк әрни", дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова һәм "Әллүки" җырын башкара.

 

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев