25 октябрь 2017 яңалыклары
-
Чаллы – Зәй трассасында билгесез җәяүле һәлак булган
Ирне берьюлы ике машина бәрдерә.
-
Саба – Лесхоз юлында юл-транспорт һәлакәте
23 октябрьдә көн уртасында Саба – Лесхоз юлында юл-транспорт һәлакәте булды. Юхидиның район бүлэкчәсеннән хәбәр итүләренчә. “ВАЗ” автомобилендә Кукмарадан Сабага таба баручы 1982 елгы ир кеше, тизлекне күпкә арттыруы сәбәпле, идарәне югалтып, каршыга килүче транспорт чарасы өчен билгеләнгән полосага чыга һәм “KIA RIO” белән бәрелешә.
-
Балагызга ничек дәшәсез…
Әти – әниләр еш кына балаларны иркәләп “кояшым, йолдызым, чикерткәм, песием ,арысланым,” – дип эндәшә. Ә аннары “куянкаем” – куркак иргә әверелүенә, чикерткәнең дә егетләре еш алмашынуга гаҗәпләнәбез.
-
«Күп еллар үзен генә карап яшәп, ир көйләп өйрәнмәгән бит ул!»[гаилә хәле]
Айгөл исемле бер хатын белән яши башлаган идем, аннан алдарак йөргән Миләүшә исемле хатынның телефон номеры телефонымда калган. Айгөл моны күреп тә алды, тавыш та куптарды, әйдә, минем каршыда аңа шалтырат ди. Мин шалтыратканда Миләүшә гадәттә трубкасын алмый, йә сөйләшеп тормыйча трубкасын ыргыта иде. Гел шул гадәте булды.
-
ЯГУ СЕЗОНЫН – ХӘВЕФ-ХӘТӘРСЕЗ
Көзге-кышкы чорда шәхси хуҗалыкларда янгын чыгу очраклары арта. Йортларын җылы тоту өчен кайберәүләр электр җылыткычлары, газ плитәләре, духовкалар да куллана башлый. Еш кына әлеге приборларны дөрес кулланмау һәм саксыз эш итү янгын чыгуга, шартлауга сәбәп була.
-
Күз тиюдән сакланыгыз!!!
Яман күз – гарәпчә “айн-аль-хасад” – бер кешенең икенчесенә кызыгып, көнчелек белән, чамадан тыш сокланып каравын аңлата һәм төрле авырулар, күңелсезлекләр килеп чыгуына сәбәп булып тора.
-
Ильвинага нумеролог нәрсә юраган?
Җырчы Ильвина саннар аша киләчәкне белүче нумеролог белән танышкан.
-
Татарстанда 4 яшьлек сабый үлемендә гаепле булган балалар хирургын хөкем итәләр
Тикшерүчеләр фикеренчә, гадәттән тыш хәл хирургның үз вазифаларын тиешенчә үтәмәү һәм авыруга кирәкле диагностиканы үткәрмәү сәбәпле булган.
-
Боз кузгалды: артистлар туган телне яклап, Бауман урамында «Туган тел»не җырладылар (ВИДЕО)
Кичә татар эстрадасы җырчылары башкаланың Бауман урамындагы Йолдызлар аллеясында, татар телен мәктәпләрдә укытуны яклап, "Туган тел" флешмобы уздырдылар. Алар анда бергәләп "Туган тел" җырын башкардылар. Әлеге чара туры эфирдан күрсәтелеп барганлыктан һәм социаль челтәрләрдә таратылганлыктан аның меңләгән татар карады.
-
Төбәкләргә федераль казнадан төзекләндерү проекты буенча 125 миллиард сум акча бүленәчәк
Быел ил буенча 19 мең ишегалды һәм 2,7 мең иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелергә тиеш.
-
"Җаным" салаты (рецепт)
Салат өчен 100 г сыр, 1 тавык түше, 300 г пекин кәбестәсе, 1-2 помидор, 1 банка консервланган ананас, 150 г майонез.
-
Салават Миңнехановның әнисе Зөлхия Миңнеханова: "Улларымның берсе дә хатыннарын сайлап ялгышмады”
Җырчы Салават Миңнехановның әнисе Зөлхия апа үз йорты белән Азнакай шәһәрендә гомер итә. Ике катлы өй, зур бакча. Виноград, карлыган, бөтен яшелчә-җиләк җимешен, дүрт сутый җирендә бәрәңгесен дә үстерә ул. Җәйгә чыккач, әйләнә-тирә чәчәккә күмелә. Пенсиядә булса да, эшен дә бөтенләй ташлап бетермәгән. Быел “права”га укып, руль артына да утырган. Кызганыч, узган елның кышы Миңнехановлар гаиләсенә зур югалту алып килә. 74 яшендә гаилә башлыгы Рәис абый хастаханәдә вафат була. 20 көн эчендә биш операция кичерә ул.
-
Красноярск – Новосибирск рейсы самолетында пассажирның гомере өзелгән
Ир-ат үлеменең сәбәбләре ачыклана.
-
Россиядә инсульттан үлүчеләр саны 45 процентка кимегән
2013 елдан башлап уздырылучы Бөтенроссия диспансеризация барышында, Россиядә якынча 25 процент кешедә кан әйләнеше системасы авыруы булуы ачыкланган.
-
"Татар кызы – 2017" Гөлназ Гатина: Татар телен үстерү юнәлешендә эшләргә хыялланам
Гөлназ фикеренчә, бәйге аның киләчәгенә йогынты ясаячак.