Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татар кызы – 2017" Гөлназ Гатина: Татар телен үстерү юнәлешендә эшләргә хыялланам

Гөлназ фикеренчә, бәйге аның киләчәгенә йогынты ясаячак.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Кичә "Татар кызы - 2017" бәйгесендә җиңү яулаган Гөлназ Гатина бәйгедә катнашуның киләчәгенә йогынты ясаячагын әйтте. 

"Миңа терәк булган һәммәсенә зур рәхмәтемне җиткерәм, һәрвакыт янәшәдә булганыгыз өчен рәхмәт! Янымда һәрвакыт бертуган сеңлем, әтием һәм, әлбәттә, Татарстан делегациясе булды. Әлбәттә, бу бәйгедә җиңүем минем киләчәгемә йогынты ясаячак. Эш хәтта җиңүдә дә түгел, ә бәйгенең мәгънәсендә", Ц диде Гөлназ бәйге нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң журналистлар белән аралашканда.

"Татар-информ" хәбәрчесенең: "Хәзер үзегезне нәрсәгә багышлаячаксыз?" – дигән соравына Гөлназ: "Татар телен үстерү юнәлешендә яңа эшләр, яңа проектлар эшләргә хыялланам. Инде идеяләрем дә бар", – дип җавап бирде.

Бәйге дәвамында да, җиңү мизгелендә дә Гөлназ янәшәсендә аның әтисе Шәүкәт Гатин булды. Бөтен дөньяга үрнәк итеп куярлык татар кызы тәрбияләү серен ачуны сорагач, ул балаларын күбрәк хезмәт белән тәрбияләвен әйтте. "Балаларымның җәй айлары да хезмәт белән үтте. Алар чит илләргә китеп йөрмәде", – диде ул.

Гөлназ Гатина тумышы белән Татарстанның Чирмешән районыннан, Казан (Идел буе) федераль университеты студенты. "Татар кызы - 2017" бәйгесе финалында ул 11 кыз белән көч сынашты.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев