Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балагызга ничек дәшәсез…

Әти – әниләр еш кына балаларны иркәләп “кояшым, йолдызым, чикерткәм, песием ,арысланым,” – дип эндәшә. Ә аннары “куянкаем” – куркак иргә әверелүенә, чикерткәнең дә егетләре еш алмашынуга гаҗәпләнәбез.

Песием

Балагызга ничек дәшәсез...

Бу кушамат баланы бәйсез, мөстәкыйль итә. Үз бәясен күтәрә, сыгылмалылыкка өнди. Теләсә кемнең җаен таба белә торган була.

Әмма медальнең икенче ягы да бар: “песием” бит әле мәкерле дә була, үз – үзен ярата. Һәм, әлбәттә, аңа “юк!” – дияргә ярамый. Үз максатына иреешү өчен,теләсә нинди явызлык кылырга мөмкин.

Чикерткәм

Балагызга ничек дәшәсез...

Гомер буе бер матурдан икенчесенә сикереп йөриячәк. Гомер азагында Мэрилин Монро әйткәнчә: “Гомерем – озакка сузылган күңел ачу кичәсе булды”, — диярлек булмасмы?..

Балыгым

Балагызга ничек дәшәсез...

Бу исем балага теләсә нинди коллективка тиз ияләшү сәләтен үстерә. Ул профессорлар арасында да, ишегалды җыючылар коллективында да үз кеше булачак. “Балык” – тугры дус, сер сандыгы. Куйган максатына ирешә торган максатчан шәхес булачак. Сәясәт белән шөгыльләнсә, дәүләт идарәсендә якты йолдыз була.

Арысланым

Балагызга ничек дәшәсез...

Көч һәм чыдамлык үстерүче “кушамат”. Балада лидерлык сыйфаты формалаштыра. Экстремаль ситуацияләргә юлыкканда да, югалып калмыйча, дөрес адым ясаячак. Күзтүчәнлек һәм анализлау кебек сыйфатлар да ят түгел.

Аюым

Балагызга ничек дәшәсез...

Үз – үзенә ышанычы булмаган, шикләнүчән кеше. Беренче авырлыкка юлыгу белән, үз – үзенә бикләнеп, аралашмас була. Аюны, үзе теләмәсә, нинидидер эш кушып эшләтү җиңел булмаячак.

Әмма бу кушамат балада фәнни фикерләү, интеллектуаль сәләт үстерә.

Куяным

Балагызга ничек дәшәсез...

Бу кушамат баланы өй кешесе итә, өйдә иң яраткан кешегә. Баланы йомшак, ихтыяр көче нык булмаган, ә кайвакыт үз фикерен кычкырып әйтә алмас дәрәҗәдә итә. Куяным дип, еш кына бик актив, курку белми торган, агрессив балагыз булса гына эндәшергә киңәш ителә. Мондый очракта, кушаматы балагызның тискәре сыйфатларын “төзәтә”. Ә менә болай да куркак, йомык балагыз булса, аның өчен иркәләү сүзенең башкасы кулай булыр.

Сыер

Балагызга ничек дәшәсез...

Әгәр кызыгызга “сыер” – дип эндәшәсез икән, бу бала һичшиксез үз – үзенә ышанычы булмаган, комплексларга төренгән туташ булып үсәчәк. Бер –бер артлы бер үк төрле хаталар эшләячәк. Шул хаталардан үзенә бернинди сабак алмаячак. Бәлки әле ул тормышта әнисе яки әбисенең хаталарын кабатлар.

Кәҗә

Балагызга ничек дәшәсез...

Әти – әнисе “кәҗә” дип иркәләгән кыз – бала каугалы булып үсәчәк. Ир атны шулай “яраткан” очракта, ул эшен, мавыгуларын еш алмаштыра, әмма идеалын барыбер тапмаячак. Әмма кәҗә – иҗади холыклы, бик актив, һәр нәрсәдән матурлык, уңай якларны күрә белә. Тынычлык ярата, әмма ачуын китерсәгез, ул мөгезләрен “эшкә җигәчәк”.

Малаегызны кәҗә дип котырту – бер караганда – аны кимсетүгә дә ошаган. Ә менә белгечләр фикеренчә, бу кушаматны ишетеп үскән бала максатчан, үз аягында нык басып торучы булып үсә икән.

Бер кимчелеге бар – бу тормышта балагызга бар уңышлар да зур авырлык белән биреләчәк.

Сарык

Балагызга ничек дәшәсез...

Ачу килгәндә, балагызга шулай эндәшәсезме? Димәк ул киләчәктә агрессив, кире беткән, акрын балага әверелер. Башкалар фикеренә колак та салмый, аның каравы үз үзен яклый, теләсә нинди юл белән үз дигәненә ирешә.

Ат

Балагызга ничек дәшәсез...

Бу кушамат балагызны чыдам һәм эш сөючән итәр, дип уйласагыз, ялгышасыз. Бәлки сезнең балагызга, үсеп җиткәч, ат кебек җигелеп, иң авыр хезмәттә эшләргә туры килер.

Маймыл

Балагызга ничек дәшәсез...

“Маймылланып” үскән бала экстровагант, якты шәхескә әверелергә мөмкин. Бернинди авырлыксыз кешенең игътибарын үзенә җәлеп итеп, аны үз максатына ирешү өчен кулланырга мөмкин.

“Маймыл” акыллы, теләсә нинди темага шәп әңгәмәдәш. Бар яклап та әйбәт булыр иде, тик… Конфликтлы, эгоист кеше.

Бүре

Балагызга ничек дәшәсез...

Әгәр балагыз сугыш чукмары, бер урында тик кенә утыра белми, башкалар әйберен җиңел генә “үзләштерә” икән, бер үк аңа, хәтта иркәләп тә, “бүре” диеп эндәшмәгез! Югыйсә, мондый баланың, үсеп җиткәч, законнарга “буйсынасы” килмәс.

Ә менә тыныч, хәтта куркак баланы вакыт – вакыт бүре, дип иркәли аласыз. Үл иң шәп гаилә башлыгы булыр, якыннарын яклый алыр. Миллионер үк булмаса да, акчага тилмермәячәк.

Кош

Балагызга ничек дәшәсез...

Баланы җиңел уйлаучан итә. Ул аналитиканы яратмый. “Кош” еш кына фикерен үзгәртә, башлаган эшен беркайчан азагына җиткерми.

Аның каравы, чәнечкеле сүзләрне колак яныннан җиңел генә үткәреп җибәрә. Чит кешенең проблемасы белән күңелен тутырмый, ә үзенекен үзе хәл итә.

Фил

Балагызга ничек дәшәсез...

Гаҗәеп кызыксынучан! Зирәк һәм әдәбият, сәнгать яратучы. Бу кушамат балада: утырып, үз максатына ирешү сәләтен үстерә. Ул атлаган сукмагыннан читкә тайпылмас.

Бер “әмма” бар: болай да эре гәүдәле балагызга бу кушамат белән эндәшмәскә тырышыгыз. Югыйсә, гомер буе артык авырлыктан интегер.

Елан

Балагызга ничек дәшәсез...

Бу мәгънәсез кушамат белән ялгышып та балагызга эндәшмәгез. Аннан нәселегез белән төзегәнне җимерүче “Змей Горыныч” үсеп җитмәгәе. Мондый кушамат кешене көнчел, үчле, саран итәчәк.

Еланкай дигән нәни баладан мәкерле, ялагай, сатлыкҗан карьерист үсүен теләмисез бит?

Керпе әйткән: “йомшагым,” – дип,

Куян әйткән: “батырым!” – дип…

Ничек кенә яратсагыз да, балагызга бәхет, тәүфыйк сорагыз! Иманлы, игелекле балалар үстереп, картаймышлы көнегездә Сезне туендыручы, Сезгә догачы булуын теләгез!

Үз өем

 

http://tulachi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев