Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Красноярск – Новосибирск рейсы самолетында пассажирның гомере өзелгән

Ир-ат үлеменең сәбәбләре ачыклана.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). «Победа» авиакомпаниясенең Красноярск – Новосибирск рейсы самолетында пассажирның гомере өзелгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Агентлык мәгълүматы буенча, 64 яшьлек Новосибирск кешесе вафат булган. Урында полиция хезмәткәрләре, табиблар эшли, ир-ат үлеменең сәбәбләрен ачыкларга кирәк булачак, диелә

Пассажир самолет кузгалганчы ук вафат булган, бортка табиблар бригадасы чакырылган, алар ир-атның үлемен раслаган. Толмачево аэропорты мәгълүматлары буенча, рейс Новосибирскига ике сәгатькә соңарып килеп җиткән.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев