Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә инсульттан үлүчеләр саны 45 процентка кимегән

2013 елдан башлап уздырылучы Бөтенроссия диспансеризация барышында, Россиядә якынча 25 процент кешедә кан әйләнеше системасы авыруы булуы ачыкланган.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә инсульттан үлүчеләр саны 45 процентка кимегәнлеген белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости, RT телеканалына сылтама биреп.

Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова элегрәк белдергәнчә, инсульт "яшәрә", хәзер аннан 20 яшьлекләр дә интегә, шуңа күрә әлеге авыруны кисәтү чараларына игътибар бирү кирәк.

"Тугыз елда ( 2008дән 2016 елга кадәр) Россиядә яшәүчеләрнең инсульттан – баш миендәге кан әйләнеше бозылудан – үлеме 45 процентка кимегән. Хәзер 100 мең кешегә якынча 123 очрак туры килә", – дип сөйләгәннәр министрлыкта.

Идарә тармагы мәгълүматлары буенча, 2013 елдан башлап, ел саен уздырыла торган Бөтенроссия диспансеризация барышында, Россия халкында якынча 25 процент кан әйләнеше системасы авырулары булуы ачыкланган.

"Бүген илдә заманча махсус ашыгыч медицина ярдәме төзелгән, аңа 590 кан тамыры үзәкләре керә. Биредә җитди авыруларга заманча технологияләр кулланалар", – дип белдергәннәр министрлыкта.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев