Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боз кузгалды: артистлар туган телне яклап, Бауман урамында «Туган тел»не җырладылар (ВИДЕО)

Кичә татар эстрадасы җырчылары башкаланың Бауман урамындагы Йолдызлар аллеясында, татар телен мәктәпләрдә укытуны яклап, "Туган тел" флешмобы уздырдылар. Алар анда бергәләп "Туган тел" җырын башкардылар. Әлеге чара туры эфирдан күрсәтелеп барганлыктан һәм социаль челтәрләрдә таратылганлыктан аның меңләгән татар карады.

Флешмобта җырчылардан Фирдус Тимаев, Салават Миңнеханов, Филүс Каһиров, Айрат Ильясов, Фәридә-Алсу, Ләйсән Мәхмүтова, Зөлфәт Зиннуров, Булат Нигъмәтуллин, Дилә Нигъмәтуллина, Илсөя Бәдретдинова һәм башка җырчылар, шулай ук радио хезмәткәрләре, татар теле укытучылары катнашты.

Моңа кадәр җырчылар инстаграмдагы аккаунтларында туган телне яклап, видеороликлар урнаштырганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев