Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯГУ СЕЗОНЫН – ХӘВЕФ-ХӘТӘРСЕЗ

Көзге-кышкы чорда шәхси хуҗалыкларда янгын чыгу очраклары арта. Йортларын җылы тоту өчен кайберәүләр электр җылыткычлары, газ плитәләре, духовкалар да куллана башлый. Еш кына әлеге приборларны дөрес кулланмау һәм саксыз эш итү янгын чыгуга, шартлауга сәбәп була.

.   Янгыннар бигрәк тә мичләрнең артык кызу ягылуыннан, аларның төзек булмавыннан һәм яккан вакытта тиз янып китүчән сыеклыклар кулланудан килеп чыга. Ягу мичләрен кулланганда бәла-казалардан саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк: ягу мичләре һәм башка җылылык чыгару приборлары янучан материаллардан янгынга каршы бүленешләр һәм аралыклар белән сакланган булырга, каршысында агач һәм янып китүчән идәндә 0,5х0,7 метрлы янмый торган материал беркетергә тиеш. Янучы мичне караучысыз калдыру, мич кырыенда керләр киптерү, башка яну куркынычы булган материаллар саклау катгый тыела. Ягу сезоны вакытында  электр җылыткыч приборларын дөрес  кулланмау да янгынга китерә. Әлеге сәбәп белән бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен электр җылыткыч приборларының заводта эшләнгәнен, сертификаты булганын гына куллану кирәк. Даими рәвештә электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щит­ларның төзеклеген тикшереп тору зарур. Төнгә җылыткыч приборларны кушып калдырырга,  аяк, өс киеме киптерү өчен кулланырга ярамый. Электр җылыткычларны идәндә урнаштырырга,  йорт җиһазлары һәм  тәрәзә пәрдәләреннән  читтәрәк, ут кабу куркынычы булмаган урынга куярга кирәк. Аларны лак-буяу материаллары, эреткечләр һәм башка ут кабу куркынычы зур булган сыеклыклар сак­ланган бүлмәдә урнаштыру тыела.

  Көннәр салкынайту белән электр челтәренә тоташтырылган  приборлар электр үткәргеч­лә­рендә көчәнешне арттыра. Искерү, озак файдаланудан изоляцияләрнең яргалануы  кыска ялганышка китерә,  бу исә янгын чыгуга  сәбәпче була. Хәвеф-хәтәр булмасын  өчен йорт хуҗаларыннан түбәндәгеләрне үтәү сорала:

 –төзек хәлдәге электр җылыткыч приборларын, плитәләрне  яну куркынычы булмаган урыннарга урнаштырырга;  челтәргә тоташкан электр җылыткыч приборларын караучысыз калдырмаска; югары көчәнешле  берничә  электр приборларын бер челтәргә тоташтырмаска; өйдән чыкканда газ һәм электр приборларының өзелгәненә инаныгыз; төзек булмаган  һәм үз кулың белән ясалган электр җылыту приборларын кулланмагыз. Үз вакытында җылыту мичләрен ремонтлагыз,  һава үткәрү юлларын корымнан чистартыгыз, мичләрдәге һәм  төтен  трубаларындагы   ярык­ларны комлы-кызыл балчыклы катнашма белән сылагыз, штукатурлагыз һәм агартыгыз;  мич ягу өчен тиз кабынып китүчән сыеклыкларны кулланмагыз; балаларны игътибардан читтә  һәм ялгызларын гына  өйдә калдырмагыз, ягылган мичләрне карауны  аларга тапшырмагыз! Шушы кагыйдәләрне төгәл үтәү сезне янгыннан саклар.

  Илдар Хуҗин,

районара  күзәтчелек эшчәнлеге һәм

профилактик эш бүлекчәсе өлкән дознавателе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев