Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төбәкләргә федераль казнадан төзекләндерү проекты буенча 125 миллиард сум акча бүленәчәк

Быел ил буенча 19 мең ишегалды һәм 2,7 мең иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелергә тиеш.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенроссия программасы дәвам иттереләчәк һәм киләсе биш елда федераль казнадан проектны тормышка ашыру өчен 125 миллиард сум бүленәчәк. Бу хакта журналистларга Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары, дәүләтнең торак буенча баш инспекторы Андрей Чибис хәбәр иткән, дип яза ТАСС агентлыгы.

Быел Россия төбәкләрендә яшел зоналарны һәм ишегалларын төзекләндерүгә казнадан 42 миллиард сум тотылачак. Андрей Чибис сүзләренчә, төзекләндерү өчен мондый сумма әле беркайчан да сарыф ителмәгән, хәзер әлеге акчаны дөрес тотуны һәм объектлардагы эшнең сыйфатын күзәтергә кирәк.

Быел ил буенча 19 мең ишегалды һәм 2,7 мең иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелергә тиеш.

“Уңайлы шәһәр мохите булдыру” проекты Россиядә 2017 елдан Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча башланды. Аның кысаларында меңнән артык кешесе булган шәһәр һәм бистәләрдә ишегалларын һәм иҗтимагый зоналар – үзәк урамнарны, мәйданнарны, скверларны тәртипкә китерәләр.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев