Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аю белән көрәшкән Рифат Гыймадиев савыгып эшкә чыккан

Язлы Арташ авылыннан Рифат Гыймадиевның аю белән көрәштә җиңүе хакында инде язган идек. Бүген укучыларыбызга шуны җиткерергә булдык: шөкер, батыр егетнең хәле яхшы.

Ул 27 май көнне хастаханәдән гаиләсе янына кайткан. Аю тырнагыннан яраланган җәрәхәтләре дә акрынлап төзәлә. Хастаханәдән кайтуның икенче көнендә хәл белергә баргач, чак эзләп таптык үзен. Урман янәшәсендәге үзенең шәхси җирендә дуслары белән арпа чәчәргә чыккан.
- Бу хәл килеп чыккач, чәчү эшләре бераз соңга калынды калынуын. Ләкин, җирне буш калдырып булмый. Җир кешесе бит без, чәчми генә тормыш алып барып та булмый, - дип каршы алды ул безне. - Аллага шөкер, хәзер хәлем алга таба. Кул бармакларым да хәрәкәт итә, башта сеңерләргә үк зыян килгән дип курыккан идек. Табиблар да бик яхшы дәвалады. Гаиләм, дусларым, авылдашлар да ярдәменнән ташламады, гел хәлемне белешеп тордылар.


Ә аюның экспертизага җибәрелгән баш миен тикшергәннән соң, анда котыру чире барлыгы ачыкланган. Моны районның баш мал табибы Айрат Шакиров та раслый:
- Аюда котыру чире барлыгы ачыкланды. Шул авылның аю йөргән урамындагы хуҗалыклардагы һәр терлеккә котыру чиренә каршы вакцина ясалды.
Рифат хәзерге вакытта авыл фельдшеры Әнисә Каюмова күзәтүе астында. Фельдшер әйтүенчә, әлеге вакыйгада катнашкан кешеләргә дә котыру чиренә каршы вакцина ясалган.
Язлы Арташ авылы бүген тынычланып калган. Бакчаларындагы хуш исле сиреньнәре авылга ямь өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев