Аз акчага күп эшлә. Күтәрәмгә калган татар журналистикасын ничек коткарырга?
”Алар үсешнең кайсыдыр бер мизгелендә наив рәвештә үзләрен дүртенче хакимият дип санадылар. Һаман әйтә килдем: бернинди дүртенче хакимият юк, без барыбыз да – бер көймәдә”. Татарстан Дәүләт Советында Татарстан медиасы язмышы турында фикер алышканда, Качалов театры директоры Александр Славутский әнә шулай диде. Медианың көчәеп китүе дә өркетә, хәлсезләнеп егылуы да файдага түгел. Журналистлар исә 10 ел элек нинди хезмәт хакы алган, хәзер дә шул чамага эшләвен дәвам иттерә.
Дәүсовет депутатлары хафада: федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр бер дә безнең файдага түгел. Әйтик, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитет утырышында булып кайткан. Анда 2025 елга кадәр РФдә дәүләт милли сәясәте стратегиясе буенча фикер алышканнар. Аның әйтүенчә, бу документ редакцияләнә һәм кертелгән үзгәрешләр Татарстан депутатларына бер дә ошамый. Әйтик, милли мәдәниятне саклау, яклау һәм үстерү турындагы икенче маддәдә, “үстерү” сүзен алып атканнар. Моны ”күптөрлелекне үстерү” төшенчәсе Россиянең бердәмлегенә һәм бердәйлегенә капма-каршы, дип аңлатканнар. Яңа документта мондый четерекле урыннар шактый икән.
“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова китергән саннар да күңелле түгел. Ул республикада барлыгы 963 матбугат чарасы эшләвен, шуның 561е – басма, 193е – электрон, 105 радиоканал, 91 телеканал, 13 мәгълүмат агентлыгы булуын җиткерде. Узган елны яңа 95 матбугат чарасы теркәлгән, 154(!)е юкка чыккан. Басмаларның тиражы кимегәннән-кими. Моны урынбасар укучыларның интернетны кулайрак күрүе, кәгазь бәясенең генә дә 11 процентка артуы сәбәпле, газета-журналларга язылу бәясенең күтәрелүе белән аңлата.
Авырткан башка тимер тарак – татарча язучы журналистларның бармак белән санарлык кына булуы. Җитмәсә, киләсе елдан журналистика югары мәктәбендә, читтән торып уку бүлеген исәпкә алмаганда, бюджет урыннары бетерелгән. ТЯГ генераль директоры Илшат Әминов бу җәһәттән татарча белгән яшьләрдән максатчан төркем оештырырга тәкъдим итә. Ләкин бездә һәрвакыттагыча: кыз да булсын, буаз да булсын. Ягъни мәсәлән, максатчан укытырга бюджетта исәр акча юк. Ничарадан бичара тагын бер тәкъдим бар: Дәүсовет Рәисе урынбасары Римма Ратникова журналистларны әзер кадрлардан әвәләргә куша:
– Дөньяда бик сирәк җирләрдә генә журналистларны нульдән башлап укыталар. Аларны югары белем алган кешеләрдән әзерләп була. Нишләп безгә бу тәҗрибәне кулланмаска? КФУ ректоры Илшат Гафуров бу фикерне яклый. Мөгаен, шулай без максатыбызга якынаер идек. Һәм бакалавриатта укырга теләгән егет-кызлар мәсьәләсен Президент дәрәҗәсендә күтәрергә кирәк. Чөнки бакалавриатта уку 400 мең сумга төшә. Аннан соң алар белән бу сумманы эшләп кайтарырлык итеп килешү төзергә кирәк.
Киләсе елдан тулы бер тармакка нибары 10 белгеч әзерләп чыгарачаклар. Хәзергә медиада уртача 30-40 яшьтә булган 4 мең кеше эшли. Бу саннар журналистика тармагының коточкыч тизлек белән картаюына турыдан-туры ишарә. Шуңа күрә Р.Ратникованың Э. Әхмәтовага сораулары шактый: “Ни өчен талантлы яшьләр Татарстаннан китә? Бәлкем, бездә хезмәт хакы аздыр, бәлкем эш урыны юктыр?” Баксаң, Татарстанда журналист булып эшләргә теләгән кешегә эш урыннары җитәрлек икән. Мөгаен, эш хезмәт хакының түбән булуындадыр, ди Әхмәтова. Шуннан, ”Нишләп алар пылау ашамый?” кебегрәк сорау яңгырый. Янәсе, нишләп бу мәсьәлә хәл ителми?
Р.Ратникованың тагын да сораулары бар: “Ун ел шушы тармакны финанслыйбыз. Нишләп сез, үзәк буларак, мәсьәләне хәл итү белән шөгыльләнмисез? Ун ел элек тә – 1,5 миллиард сум, хәзер дә – шул ук сан. Югыйсә ММЧ саны күпмегә кимеде”, – ди ул.
Бәлкем, депутатлар хезмәт хакы мәсьәләсен дә җайга салыр... Ләкин ул вакытта татарча фикерли торган күпме генә кеше калыр икән? Татарча фикерләү өчен татарча укырга, татар тапшыруларын, кино-мультфильмнарын карарга кирәк. Бездә әле “Шаян-ТВ” да юньләп эшләп китә алмый, укыту да кысылганнан-кысыла. Шул ук вакытта журналистиканы пычраклыкта гаепләүчеләр дә табылып тора. Шул ук А.Славутский журналистларны авызлыклау ягында. “Безнең белән җәмгыятьнең әхлагын кайгыртмыйча, үзегезнең вак мәсьәләләрегезне үтәсәгез, безгә нәрсә эшләсәк тә ярый дип уйласагыз... Карагыз, нишли матбугат! Журналистка кешене пычрату, яла ягу берни тормый!” – ди ул, ачуланып. Нәрсә-нәрсә, татар матбугаты болай да тышауланган инде. Шуңа күрә тынычланыгыз, Александр Яковлевич!
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев