Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бадминтон уйный белсәң, ярышка рәхим ит

Районыбызда октябрь-декабрь айларында бадминтон буенча район чемпионаты үтәчәк. Шәхси чемпионатның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Бадминтонны спортның Олимпия төре буларак популярлаштыру, иң оста уенчыларны ачыклау. Уеннарны үткәрү урыны - Тимершык урта мәктәбе спорт залы. Ярышларга 18 яше тулган, Саба районында яшәүче, тиешле әзерлеге һәм табиб рөхсәте белән ир-егетләр һәм...

Районыбызда октябрь-декабрь айларында бадминтон буенча район чемпионаты үтәчәк. Шәхси чемпионатның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Бадминтонны спортның Олимпия төре буларак популярлаштыру, иң оста уенчыларны ачыклау. Уеннарны үткәрү урыны - Тимершык урта мәктәбе спорт залы. Ярышларга 18 яше тулган, Саба районында яшәүче, тиешле әзерлеге һәм табиб рөхсәте белән ир-егетләр һәм хатын-кызлар кертелә. Гомуми белем учреждениеләре бадминтон түгәрәкләре укытучыларының катнашуы мәҗбүри. Чемпионатта катнашу өчен заявкаларны 21 октябрьгә кадәр odms.saba@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Заявкалары булмаган һәм тормышлары иминиятләштерелмәгән кешеләр ярышларга кертелми. Ярышларның төгәл графигы 21 октябрьдә Тимершык урта мәктәбендә үткәрелгән жирәбәдән соң билгеле булачак. Беренче-өченче урыннарны алучыларга Грамоталар һәм акчалата призлар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев