Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балага күз тигәндә нинди дога укырга?

Сабыйлар еш күзсенә. Күз тигәндә, балаларны нинди догалар укып өшкерергә соң? Бу сорауга Чаллының “Сөембикә” мәчете имам-хатыйбы Рәис Әхмәтов җавап бирде

— Күз тию — билгеле нәрсә. Аннан гарипләнүчеләр дә, хәтта үлүчеләр дә бар. Бигрәк тә балаларда күзсенү еш күзәтелә. Шуңа күрә әти-әниләр күз тиюдән саклану чаралары күрергә тиеш. Сабыйны каты күзле, хөсетле кешеләргә күрсәтмәскә тырышыгыз. Бездә баланың түшенә йә башлыгына күз тиюдән саклаучы ялтыравыклы “бизәкләр” кую гадәте бар. Бизәкне ниндидер илаһи көчкә ия, дип санасак, бу — ширек. Кешенең күзе башта шушы ялтыравыкка төшсен, балага тискәре тәэсире булмасын, дип уйласак, гөнаһ түгел. Күз тиюдән укыла торган догалар китапларда бар. Үзем “Ихлас”, “Нәс”, “Фәләкъ” сүрәләрен укыйм. Шушы догаларның кайсын да булса 3, 5, 7 мәртәбә укып өшкерсәгез, иншалла, файдасы тияр.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев