Балалар бакчаларын үстерүгә Татарстан 686 миллион сум ярдәм алачак
Яңалыклар

Балалар бакчаларын үстерүгә Татарстан 686 миллион сум ярдәм алачак

Россия Федерациясе бюджетыннан Татарстанга балалар бакчаларын яңарту максатында 686 миллион сум бүлеп бирергә җыеналар.

2013-2020 елларга "Мәгарифне үстерү" дәүләт программасы кысаларында Россиянең премьер-министры Дмитрий Медведев әнә шул хактагы карарга кул куйган.
Әлеге ярдәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратны киметер дип ышаныйк.
Шәһри Казан

Нет комментариев