Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар өчен түләүләргә гаризаны 31 мартка кадәр тапшырырга кирәк

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, балалары туу ЗАГС органнарында 2021 елның 31 мартына кадәр теркәлгән барлык гаиләләргә 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирергә кирәк.

Искәртеп узабыз, Президент Указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләү 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларына, опекуннарына һәм попечительләренә йөкләнгән һәм гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдә өстәмә түләүне автомат рәвештә тапшырды. Республикада барлыгы 400 248 Татарстан баласы түләү алды.

Әмма гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туган очракта, ата-аналар ел дәвамында Пенсия фонды биргән балаларга бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгән очракта, мөстәкыйль рәвештә гариза бирергә кирәк. Моны 2021 елның 31 мартына кадәр, шул исәптән указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән башлап туган балалар өчен дә эшләргә мөмкин.

Моның өчен ата-аналарга гаризада һәр баланың туу турында таныклык мәгълүматларын һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Гариза, шулай ук, әгәр ата-аналарның инде балалары өчен түләүләр алган, банк счеты ябылган булса, кирәк булачак. Гариза рус телендә Әти-әни, баланың рәсми вәкиле яки опекун тарафыннан тутырыла.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев