2 февраль 2021 яңалыклары
-
Yardam.ru порталы «Көмеш укчы» премиясе лауреаты булды
Үзизоляция чорында тормышны уңайлы итү өчен ясалган сайт 2020 елның март ахырында ачылды.
-
Шәмәрдәндә яшәүче Гыйниятуллина Нәсимә Сөнгатулла кызына - 90 яшь
Кичә Шәмәрдәндә яшәүче Гыйниятуллина Нәсимә Сөнгатулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Нәсимә Сөнгатулловна 1931 елның 1 февралендә Саба районының Чулпыч авылында туган. 10 яшеннән солдатларга бияләй бәйли башлаган, колхозда, кыр эшләрендә эшләгән. 1946 елда Шәмәрдәнгә күченгәннәр. Шуннан бирле 40 ел леспромхозда эшләп, 1986 елда лаеклы ялга чыккан.
-
Саба районының ветераннар командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат
1нче февральдә Килдебәк авылында Саба муниципаль районының ветераннар командалары арасында (40+) хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча Чемпионатының чираттагы уеннары булып узды.
-
Татарстан Республикасында 2020 елгы лидер сортлар
Төрле бөртекле культуралар үстерү һәм икмәк продуктлары җитештерүне арттыру теләсә кайсы цивилизацияле дәүләттә агросәнәгать комплексының (АПКның) мөһим стратегик бурычларының берсе булды һәм шулай булып кала да.
-
3 февральгә һава торышы
3 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Кар явачак. Кайбер районнарда томан төшәчәк һәм күз күреме 500 метрдан кимрәк булачак. Төньяк-көнбатыштан, көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә -10..-15˚, аязганда -20˚, көндез -10..-15˚ градус салкын булачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачак.
-
«Балкыш» үзәгенең белгечләре "Арт-терапия" программасы буенча балигъ булмаганнар белән дәресләр үткәрәләр
2 февраль көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе психологы Хәлилова Г.Н. "Арт-терапия» программасы буенча социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән "Тылсымлы бизәкләр» дигән темага чара үткәрде. Чараны үткәрү максаты: вак моториканы, иҗади эшчәнлекне үстерү, балигъ булмаганнарның танып-белү активлыгын формалаштыру, коммуникатив күнекмәләр диапазонын киңәйтү.
-
Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» сервисы аша алган открытка белән уртаклашты
ТР Президенты үз сәхифәсенә язылучыларны бер-берсенә хатларны татар телендә язарга чакырды.
-
Татарстан пенсионерларын финанс белеме алу өчен онлайн-курсларга чакыралар
Курсларга төркем белән дә, мөстәкыйль рәвештә дә кушылырга мөмкин.
-
Социаль түләүләр 4,9% ка артты
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 февральдән социаль түләүләр арта.
-
Татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы
31нче гыйнвар көнне Казанда татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.
-
Кирилл Петровның хәлиткеч алкасы «Ак Барс» хоккейчыларына Чиләбедә җиңү китерде
Казан хоккейчыларының киләсе уены Екатеринбург шәһәрендә булачак.
-
Педагог-оештыручылар өчен район семинары
Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә, Явлаштау урта мәктәбе базасында “Балалар оешмасы эшендә инновацион технологияләр куллану” темасына педагог-оештыручылар өчен район семинары узды.
-
Балалар өчен түләүләргә гаризаны 31 мартка кадәр тапшырырга кирәк
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, балалары туу ЗАГС органнарында 2021 елның 31 мартына кадәр теркәлгән барлык гаиләләргә 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирергә кирәк.