Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Кирилл Петровның хәлиткеч алкасы «Ак Барс» хоккейчыларына Чиләбедә җиңү китерде

Казан хоккейчыларының киләсе уены Екатеринбург шәһәрендә булачак.

Кичә Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Чиләбе шәһәрендә «Трактор» уенчыларына каршы уенда 3:2 исәбе белән җиңде.

Беренче периодның икенче минутында гол керде. Исәпне «Трактор» һөҗүмчесе Лукаш Седлак ачты (1:0). Унтугызынчы минутта «Ак Барс» уенчысы Стефан Да Коста исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период. Унсигезенче минутта Артём Лукоянов Казан командасын бер алкага алга чыгарды (1:2). Периодның соңгы минутларында «Ак Барс» һөҗүмчесе Патрис Кормье уен ахырына хәтле бозга чыгу мөмкинлеген югалтты. Хөкемдарлар Патрис Кормье, Виталий Кравцов белән бәрелешкәндә, аның башына һөҗүм ясады дип бәяләде.

Өченче период. Сигезенче минутта Кирилл Петров «Трактор» капкасына өченче алканы кертте (1:3). Унбишенче минутта Чиләбе командасы сакчысы Ник Бэйлен гол кертте (2:3). Соңгы периодта хоккейчылар тизлекләрен арттырды, «Трактор» бирешмәскә тырышты, тик «Ак Барс» сакта яхшы торды, башка алка керттермәде.

Командалар составы:

«Трактор»

Федотов (Вилл);
Калинин — Бывальцев — Оберг, Пилут — Манухов;
Кравцов — Седлак — Гика, Телегин — Бэйлен;
Шварёв — Полыгалов — Основин, Бодров — Карпухин;
Авцин — Ильин — Косов (Карлин), Евенко.
«Ак Барс»

Рейдеборн (Билалов);
Доус — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Мёрфи;
Воронков — Галимов — Зарипов, Журавлёв — Яруллин;
Фисенко — Кормье — Петров, Педан — Хенкель;
Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Сафонов), Лямкин.
Киләсе уенны «Ак Барс» Екатеринбургта үткәрәчәк. «Автомобилист» — «Ак Барс» матчы 3 февраль көнне 17:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев