Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль түләүләр 4,9% ка артты

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 февральдән социаль түләүләр арта.

Көтелгән 3,7% урынына алар 4,9 % ка индексацияләнгән. Арттыру айлык акчалата түләүләр алучыларга кагылачак. Бу-татарстанда яшәүче 327 791 кеше".

Аларга сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, ветераннары, радиациягә дучар ителгән кешеләр, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башка гражданнар керә.

Индексация күләме 2020 ел өчен инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнгән.

Моннан тыш, социаль хезмәтләр җыелмасы составына керүче 4,9% ка индексацияләнә. Закон буенча ул бер тапкыр бирелә торган акчаны алучыларның барысына да тиеш. Җыелманың бәясе аена 1 211,66 сумга кадәр арткан:

  • дарулар, медицина эшләнмәләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау туклануы (акчалата эквивалент-аена 933,25 сум),
  • төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юллама (акчалата эквивалент – аена 144,37 сум),
  • шәһәр яны тимер юл транспортында яки дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрү (акчалата эквивалент-аена 134,04 сум).

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев