Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы

31нче гыйнвар көнне Казанда татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.

Әлеге бәйгедә Тимершык урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Давлитов Баязит (укытучысы Гарифуллина И.И.) җиңүче булды. Саба гимназиясеннән Низамутдинова Илүзә (укытучысы Газиянова Р.М.), Килдебәк урта мәктәбеннән Валиева Алсу (укытучысы Латипова Р.А.), Эзмә урта мәктәбеннән Шайдуллина Илүсә (укытучысы Мифтахова В.Х.), Усманова Нәзирә һәм Мифтахова Азалия (укытучылары Хадиева Г.Ә.), Мичән төп мәктәбе укучылары Мифтахова Зөһрә, Тимербаева Азалия (укытучылары Зарипова Г.Н.), Симет урта мәктәбеннән Имамиева Нәфисә (укытучысы Муллаянова Т.Т.) призлы урыннарга ия булдылар.

Җиңүчеләрне зур уңышлары белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә уңышлар, максатларының тормышка ашуын теләп калабыз.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев