Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Педагог-оештыручылар өчен район семинары

Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә, Явлаштау урта мәктәбе базасында “Балалар оешмасы эшендә инновацион технологияләр куллану” темасына педагог-оештыручылар өчен район семинары узды.

Семинар барышында катнашучылар игътибарына педагог-оештыручы Р.Р. Шакированың «Вакыт бәясе» дигән темага ясаган  оешма җыентыгы тәкъдим ителде. Ә семинарның икенче өлешендә "3 үзебез"дигән класстан тыш чара үткәрелде. Анда "Мишә буе республикасы" балалар оешмасы активистлары Бөтенроссия һәм республика проектларында, акцияләрендә катнашып, нәтиҗәгә китергән тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр.

Семинар кызыклы, нәтиҗәле һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте. Гомуми нәтиҗәләр түгәрәк өстәл артында ясалды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев