Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар каникулның бер көнен дә бушка уздырмый

Җәйге каникулның айдан артык вакыты узып та китте. Тырыш, булдыклы малайлар-кызлар аның бер генә көнен дә бушка уздырмады. Су коену, җиләк җыю, күңелле ял итү, китап укудан тыш, производствода, төрле хезмәттә үзләрен сынап караучылар да бар. Алар хакында без алдагы саннарда язып үткән идек. Бу юлы тагын берничә оешмада хезмәт...

Җәйге каникулның айдан артык вакыты узып та китте. Тырыш, булдыклы малайлар-кызлар аның бер генә көнен дә бушка уздырмады.

Су коену, җиләк җыю, күңелле ял итү, китап укудан тыш, производствода, төрле хезмәттә үзләрен сынап караучылар да бар. Алар хакында без алдагы саннарда язып үткән идек. Бу юлы тагын берничә оешмада хезмәт куючы укучылар белән аралаштык.

Кызлар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә эшләсә, малайлар көч сорый торган эшне сайлаган. Мисалга, Саба гимназиясенең 7-8 сыйныфын тәмамлаган егетләрне Саба сөт-май комбинатында очраттык. Әзер продукцияләр складында сыр тутырылачак кәгазь тартмалар ясыйлар иде. Нияз Гарипов, Алмаз Шиһапов, Ильяс Вәлиуллин, Нияз Дәүләтов эшләреннән канәгать. Тартмалар ясаудан тыш, чүп утау, биләмәләрне чистарту кебек эшләрне дә башкаралар.

Аларны үз җавап­лы­лы­гы­на алган склад мөдире Гүзәлия Шәрәфеева егет­ләр­гә уңай яктан бәя бирде:

-Ел да тыңлаулы, кушканны вакытында, тиешенчә эшли торган егетләр килә безгә. һәркайсы белән эшкә урнашыр алдыннан инструктаж үткәрдек, имзаларын куйдылар, - ди ул.

Сөт-май комбинатында июнь-июль айларында дүртәр укучы хезмәт куйган. Август аенда яңадан дүрт укучыны эшле итмәкчеләр. Бер укучыга минималь хезмәт хакы - биш мең сумнан да ким түләнми.

Шәмәрдән лицее укучылары да үзләрендә булган оешмаларда хезмәт куеп калырга ашыга. Йөздән артык укучы утызга якын оешмада хезмәт куя.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Зәмирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев