Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Балалар туу кими дигән булалар, ә түләүләрне һаман күтәрәләр"

Соңгы көннәрдә мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлары булган ата-аналардан: "Ишеттеңме, бакчага түләүләр тагын арта икән бит. Балалар туу кими дигән булалар, ә түләүләрне һаман күтәрәләр",- дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Чыннан да, 2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасына йөргән өчен ата-аналар түләве сизелерлек артачак. Балалар бакчасы төркеменә карап, хәзер әти-әниләр иң...

Соңгы көннәрдә мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлары булган ата-аналардан: "Ишеттеңме, бакчага түләүләр тагын арта икән бит. Балалар туу кими дигән булалар, ә түләүләрне һаман күтәрәләр",- дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Чыннан да, 2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасына йөргән өчен ата-аналар түләве сизелерлек артачак. Балалар бакчасы төркеменә карап, хәзер әти-әниләр иң минимале - 1297 сум түләсә, 1 гыйнвардан 2100 сумнан да ким булмаячак. Бакчадагы балалар санына бәйле рәвештә дүрт меңгә кадәр дә җитәргә мөмкин. Хәзер ата-аналарны киләсе елга гаилә бюджетын планлаштырганда моны исәпкә алырга әзерлиләр. "Саба муниципаль районы башкарма комитеты карары чыккач, балалары бакчаларга социаль яклау идарәләре белгечләре белән йөреп, ата-аналарга аңлату алып бардык. Авылларда мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре мөдирләре белән киңәшмә үт­кәреп аңлаттык. Ата-аналарның имзалары алынды. Әлбәттә, шатланып кабул итмәделәр. Шулай да ата-ана моңарчы сабыен мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләгән өчен тотылган чыгымнарның 20 процентын гына түләгәнен онытмаска тиеш. Шуның өстенә аз керемле гаиләләргә өстәмә компенсация түләнәчәк",- дип аңлатты район мәгариф бүлеге белгече Алсу Хәсәнова.

Компенсацияләрне түләү тәртибе турында респуб­лика матди ярдәм үзәгенең район бүлеге мөдире Фирдәвес Галиева сөйли:

- Бәяләр артса да, Татарстан Хөкүмәте керемнәре аз булган гаиләләр өчен социаль яклау чаралары күрүне дәвам итә. Министрлар Кабинетының "Мәктәпкәчә белем бирүнең төп гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашыручы дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләрендә балаларын тәрбияләп тоткан өчен ата-аналар түләүләренең бер өлешен компенсацияләү турында"гы Карары (18.01.2007, №9) нигезендә каралган беренче балага - 20, икенчегә - 50, өченчегә һәм бала саны аннан да күбрәк булганда 70 процент күләмендә компенсация саклана. Моңа өстәп, халыкның аз керемле өлешенә өстәмә ярдәм күрсәтү өчен өстәмә компенсация дә түләнәчәк. Аны түләү тәртибе Саба муниципаль районы башкарма комитетының 1195 санлы (19.09.2013) карары белән расланды. Компенсация күләме гаиләдә җан башына туры килгән керемгә бәйле булачак. Ата-аналар өстәмә компенсацияне түбәндәге формула белән исәпли алачаклар:

ДК = Ф(100-МДД) - К.

Монда: ДК- өстәмә компенсация күләме; Ф- ата-ана керткән түләү; ММД- ата-ана түләвенең түбәндәге таблица белән билгеләнә торган максималь рөхсәт ителгән өлеше:

К- Министрлар Кабинеты карары нигезендә исәпләнгән компенсация күләме.

Әйтик, гаиләдә җан башына туры килгән кереме 10 меңнән артмаган ата-ананың беренче баласы бакчага йөри һәм түләү 2294 сум ди. Ул чагында ДК (өстәмә компенсация) = 2294 (100-60%)-242,20 = 675,40 сум була. Шулай итеп, түләнгән 2294 сумның 917,60 (242,20+675,40) сумы кире кайтачак дигән сүз.

Гаиләдә җан башына туры килгән айлык керем 20 мең сумнан арткан очракта компенсация каралмаган. Гаиләнең кеременә хезмәт хакы, матди ярдәм, субсидия, пособие, алимент, пенсия, премия керә. Өстәмә компенсация алу өчен гариза язганда соңгы өч айда гаиләдәге һәр кешенең кереме күрсәтелгән документлар тапшырырга кирәк. Компенсация алуга хокукны рәсмиләштерү агымдагы елның 1 октябреннән башланды. Бу мәсьәләдә ата-аналар безгә һәр атнаның эш көннәрендә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев