Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларны ничек ашарга пешерергә өйрәтергә?

"Кайбер әниләрнең аш бүлмәсендә бөтерелеп йөрүче ул-кызлары турында сөйләвенә аптырыйм. Алты яшьлек кызым ашарга пешерү белән кызыксынып та карамый. Алай гына да түгел, аның уенчык савыт-сабаны да кулга алганы юк. Гаеп үземдә, ахры. Кечкенәрәк вакытта аш-су әзерләгәндә, комачау итмәсен дип, аш бүлмәсе ишеген гел ябып йөри идем. Хәзер исә баламны...

"Кайбер әниләрнең аш бүлмәсендә бөтерелеп йөрүче ул-кызлары турында сөйләвенә аптырыйм. Алты яшьлек кызым ашарга пешерү белән кызыксынып та карамый. Алай гына да түгел, аның уенчык савыт-сабаны да кулга алганы юк. Гаеп үземдә, ахры. Кечкенәрәк вакытта аш-су әзерләгәндә, комачау итмәсен дип, аш бүлмәсе ишеген гел ябып йөри идем. Хәзер исә баламны берничек кухняга кертеп булмый. Аппетиты бик начар. Әнием әйтүенчә, моңа да вакытында ашарга пешерергә өйрәтмәвем сәбәпче. Миңа хәзер нишләргә?"
Земфира К. Буа

Баланы яшьтән үк хуҗалык эшләренә өйрәтергә кирәк. Моның белән бөтен әти-әниләр дә ки­лешәдер, мөгаен. Тик эшләгән вакытта аяк астында чуалган бала еш кына ачуны китерә башлый шул. Ялгыш кына кулы пешәргә яки киселергә дә мөмкин. Шуңа күрә өлкәннәрнең күбесе ул-кызларын уен бүлмәсенә озатып, тынычлыкта эшләү яклы. Бу дөрес түгел! Сабый өлкәннәр дөньясы белән кызыксынып үсәргә тиеш, ди белгечләр. Бала әти-әнисенә охшарга тырышып, ярдәм итәргә генә тели бит. Мә­сәлән, аш бүлмәсендә бала төп яр­дәмче була ала. Табиблар фикерен­чә, ашарга пешерү, табак-савыт юу эшендә катнашкан сабыйның аппетиты яхшырак була. Чөнки табындагы сый-хөрмәтне пешерүдә аның да өлеше бар!

Аш бүлмәсендә ярдәмчене ничек итеп тәрбияләргә? Әлеге сорауга җавап сорап, психолог Алисә Закамскаяга мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләренә караганда, хәтта бер яшьлек нарасый да ашарга пеше­рергә ярдәм итә ала икән. Ничек итепме? Мәсәлән, чәйгә шикәр салып, болгатып күрсәтегез. Бала сезнең арттан кабатларга тырышачак. Менә бу иң зур ярдәм дә инде. Ике яшьлек бала - йомырка чис­тартырга, өч яшьтә - мөстәкыйль рәвештә ипидән кабымлык ясарга, дүрттә - боткага ничә кашык шикәр комы кирәк икәнен санарга, биштә - савыт-саба юарга сәләтле, ди белгечләр. Бер яшькә кадәр нарасыйга уйнарга дөге, карабодай кебек ярмалар бирергә тәкъдим итәләр. Соңрак макарон, фасоль ише зуррак "уенчык"лар да тоттырсагыз ярый. Уен барышын даими күзәтеп торырга һәм һәркайсының ни өчен кирәк икәнен аңлатырга да онытмагыз.
Шунысын да истән чыгарырга ярамый: сабый кечкенәдән үк ашарга пешерү белән кызыксынсын өчен аңа уенчык савыт-саба, җиләк-җимеш һәм яшелчә сатып алырга кирәк. Рәхәтләнеп ашарга пешерсен! Бала "пешергән" ботка­ның тәмен мактарга да онытмагыз. Мондый уен ярдәмендә сабыйның осталыгы, тел байлыгы гына түгел, кул хәрәкәте дә камилләшә. Сабый төсләрне аерырга, санарга, әйләнә-тирәне танып белергә өйрәнәчәк.
Балалар су белән уйнарга да ярата. Бик әйбәт, әнә савыт-саба юсын. Сабыйга табакка җылымса су салып бирсәгез яхшырак. Кыйммәт­ле чынаяк, тәлинкәләрне алып куярга да онытмагыз. Югыйсә тырышып юа торгач, савыт-саба идәнгә төшеп, чәлпәрәмә килергә дә мөм­кин. Сабый белән бергәләп өстәл әзерләүнең дә файдасы зур. Ни өчен дигәндә, бала кече яшьтән үк матур итеп хәстәрләнгән табын янында гаилә белән бергәләп утырып ашауның әһәмиятен аңлап үсә­чәк бит. Мондый малай-кызлар арасында телевизор каршында коры-сары белән тукланырга яратучылар азрак, ди белгечләр. Ашарга пе­шерергә өйрәнү кызлар өчен генә түгел, малайларга да бик ки­рәк.
Иминлек кагыйдәләре турында да онытмагыз:
-Баланы аш бүлмәсендә үзен генә калдырырга ярамый.
- Сабыйга савыт-саба юу өчен махсус көнкүреш химиясе сатып алырга киңәш ителә. Югыйсә сыекча баланың күзенә эләгергә яки тәнендә аллергия башланырга мөмкин.
- Пычак, чәнечке ише очлы әй­берләрне баланың кулы җитмәгән урында сакларга кирәк.
- Газ плитәсе янында саграк булыгыз. Сабыйга кечкенәдән үк утка үрелергә ярамый икәнен аң­латырга тәкъдим ителә. Шырпыны да теләсә кая ташлап йөрмәгез.
- Баланың бүлмәдә үз урыны булырга тиеш. Өстәл янында гына түгел, ашарга пешерергә ярдәм иткән вакытта да балага билгеле бер "эш өстәле" кирәк.
- Эскәтер белән саграк булыгыз. Балалар еш кына өстәл астында качып уйнарга ярата. Ашъяулыкны өстерәп алмасыннар өчен махсус бәйләгече булган өстәл япмасы әйбәтрәк.
- Идән юеш түгелме икәнен гел тикшереп торыгыз. Баксаң, балалар арасында аш бүлмәсендә таеп егылып имгәнү очраклары күп икән.

    Эльвира ВӘЛИЕВА
    Ватаным Татарстан

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев