Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтач районында көчле янгын Норма кешеләрен йортсыз, каралты-курасыз калдырган [+фото]

Балтач районы Норма авылында Халидә һәм Николай Старцевлар хуҗалыгын шимбә көнне "кызыл әтәч" басып алган. Район янгын сүндерү бүлегенә Нормадан 19 сәгать 15 минутта хәбәр килеп ирешкән, дип яза җирле "Хезмәт" газетасы.

Беренчел фаразлар буенча, янгын сарайдан чыга. Ни үкенеч, хәзер әлеге гаилә йортсыз да, мунчасыз да, сарайсыз да калган. Янгын сүндерүчеләр ярдәме белән күршеләренең йорты сакланып кала, ләкин мунчалары белән сарайлары яна.

Көннәр бик эссе тора, зинһар сак булыгыз, дип кисәтә Балтач районы газетасы.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X