Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтачта тарихта беренче мәртәбә тәүлеклек сөт савымын 300 тоннага җиткерделәр

«Терлекчелек комплекслары хезмәткәрләренең тырыш хезмәте сөт җитештерүдә югары генетик потенциалы булган ана терлекләр санын арттырырга мөмкинлек бирде», — ди Марат Җәббаров.

Балтач районы хезмәтчәннәре көндәлек тырыш хезмәтләре белән тарихта беренче тапкыр тәүлеккә 300 тоннадан артык сөт савып алуга ирештеләр.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, бу рекорд Татарстанның сөт терлекчелеген үстерүгә саллы өлеш кертү булды.

Балтач районында терлекчелек үсешенә сөт җитештерүдә күпьеллык традицияләре булган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре зур өлеш кертә. «Татарстан» АХП ҖЧҖ һәркөнне 32 тоннадан артык (32,7 тонна) сөт сава, «Кызыл юл» АХҖК — 30 тоннага якын (29,3 тонна), 16 тоннадан 21 тоннага кадә: «Сосна» ҖЧҖ(16,3 тонна), «Маяк» ҖЧҖ(16,3 тонна), «Тимирязев ис.» ҖЧҖ(18,3 тонна) һәм «Дуслык» ҖЧҖ(21,2 тонна).

«Активист» АХҖК, «Яңа тормыш» ҖЧҖ, «Борнак» ҖЧҖ, «Кама» АХҖК һәм «Арбор» ҖЧҖ савым сыерларының да продуктивлылыгы югары.

«Ирешелгән нәтиҗә — бу бер генә көн нәтиҗәсе түгел. Терлекчелек комплекслары хезмәткәрләренең башка хуҗалык хезмәтләре һәм районның игътибарлы җитәкчелеге белән берлектә тырыш хезмәте сөт җитештерүдә югары генетик потенциалы булган ана терлекләр санын арттырырга мөмкинлек бирде», — ди Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 15 июньгә республикада авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында тәүлеклек савым 4130,8 тонна булган, бу узган елгы дәрәҗәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев